Питрәчтә дүрт ир-атны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте
Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән казанлы Галәмов А.Р. һәм Карташев В.Ф. исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепле дип табылдылар, Биектау районында яшәүче Кузнецов С.В. һәм питрәчле Губаев Р. Г. медицина тикшерүе узу турындагы таләпне үтәмәгән өчен хөкем ителде.
Хокук бозучыларның һәрберсенә 30 мең сум күләмендә штраф һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа