Питрәчтә дүрт ир-атны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте
Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән питрәчлеләр Гыйззәтуллин А.Р. һәм Кәбиров А.Г., Казанда яшәүчеләр Тазеев М.С. һәм Бәширов А.Р. исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепле дип табылдылар.
Хокук бозучыларның һәрберсенә 30 мең сум күләмендә штраф һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа