Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчтә юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы узды

Районда ел башыннан бирле 173 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Питрәчтә юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең быел беренче утырышы узды. ЮХИДИ башлыгы Рәмис Алләмов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда (17 февральгә кадәр) районда 173 юл-транспорт һәлакәте булган. Узган елның шул ук чорында 201 очрак теркәлгән. Бер кеше һәлак булган, 6сы җәрәхәт алган. Аеруча куркыныч булып саналган урыннар: М7 автомобиль юлы, Казан-Шәмәрдән автомобиль юлы («Царево» торак комплексына керү урыны) һәм Көек авылында җәяүлеләр кичүе.

- Юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләре - узып китү кагыйдәләрен бозу, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле маневрлар, шулай ук җәяүлеләрне бәрдерү, - дип санап китте Рәмис Рәис улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД