Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчтә хезмәт машиналарын һәм мәктәп автобусларын тикшерделәр

Тупас хокук бозулар булмаса да, аларга урын бар

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча район комиссиясе Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә җирлек башлыкларының, башкарма комитетның, район советының хезмәт автомобильләрен һәм мәктәп автобусларын тикшерде.

Аларны район хакимияте янындагы мәйданчыкка җыйдылар. Документацияне, янгын сүндергечләр, аптечкалар, өчпочмаклы яктылыкны кире кайтаргычларны, яктырту приборларының эшен тикшерделәр.

“ДРСУ” ҖЧҖ директоры Марсель Вафин билгеләп үткәнчә, быел мәктәп автобуслары өч берәмлеккә тулыланды, хәзер алар барлыгы – 21. Машина йөртүчеләр балаларны вакытында уку урынына илтергә һәм дәрестән соң кире кайтарырга тиеш. Шулай ук олимпиадаларга, спорт ярышларына һәм башка дәрестән тыш чараларга алып барып кайтырга.

– Барлык автобусларга да сервис хезмәте күрсәтелде, шуңа күрә шелтәләр булырга тиеш түгел, – диде Марсель Марсович.

Әлбәттә, кисәтүләр булмый калмады. Бер шоферның үзе белән ОСАГО полисы, кайберләренең авария билгеләре юк иде. Ләкин бу җитешсезлекләр урында ук төзәтелде. Шулай ук ике машинада чакыру төймәләре эшләмәве ачыкланды, электрикларга аларны уку елы башланганчы көйләргә вакыт бирделәр.

Хезмәт машиналарына килгәндә, иминиятләштерү, аптечка яки янгын сүндергеченең куллану вакыты чыгу буенча хокук бозулар бар. Алар мөмкин кадәр тизрәк алыштырылырга тиеш. Югыйсә административ материаллар төзеләчәк.

– Тикшерү нәтиҗәләре буенча зур булмаган хокук бозулар ачыкланды, аларны машина йөртүчеләргә якын арада төзәтергә кирәк булачак, – дип йомгаклады Питрәч районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлегенең өлкән инспекторы Роман Закалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД