Питрәчтә хезмәт машиналарын һәм мәктәп автобусларын тикшерделәр
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчтә хезмәт машиналарын һәм мәктәп автобусларын тикшерделәр

Барлык ачыкланган җитешсезлекләр урында ук төзәтелгән

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә җирлек башлыклары башкарма комитет, район советының хезмәт машиналарын һәм мәктәп автобусларын тикшерде.

Белгечләр документларны, янгын сүндергечләр, аптечкалар, яктылыкны кире кайтара торган элементларның булуын, яктырту приборларының, тормоз системасының, тахографларның һәм ГЛОНАСС системасының эшен тикшерделәр.

Дәүләт автоинспекциясенең Питрәч районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Рәмис Алләмов әйтүенчә, техника тулысынча әзер. Барлык ачыкланган җитешсезлекләр урында ук төзәтелгән.


БДД