Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Россиядә юллардагы камераларга карата яңа таләпләр гамәлгә керде

Яңа кагыйдәләр нәрсәне күз алдында тота?

1 сентябрьдән Россиядә федераль законның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын фото- һәм видеога төшерү системаларын куллануны җайга сала торган яңа нигезләмәләре үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Узган елның маенда РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган закон проекты юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны терки торган барлык җайланмаларның да (стационар һәм мобиль), үзләре урнашкан зонада барлык хилафлыкларны теркәп, автомат рәвештә, кешенең турыдан-туры катнашыннан башка эшләргә тиешлеген күздә тота.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, торак пунктларда камералар торак пункт башлануын күрсәтә торган билгедән 100 метр ераклыкта урнаштырылырга тиеш. Аны урнаштыру рөхсәт ителгән урыннарга җәмәгать транспорты өчен бүленгән полосалы юллар, җәяүлеләр кичүе, урам чатлары, аварияләр күп була торган участоклар, үлчәү контроле пунктлары, юл эшләре зоналары, шулай ук парковка яки туктап тору тыелган урыннар керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД