Барысы да җиңүче булырга теләде

Сайлау көнендә үзәк китапханә хезмәткәрләре "NEXT буын" әдәби батл үткәрделәр.
Якшәмбе көне бик матур һәм кояшлы иде. Әйтерсең, табигать үзе дә бу көнне булган вакыйгалар өчен сөенә һәм әлбәттә, әдәби батлда катнашучыларның кәефендә дә бу чагылмый калмады. Һәркем үзенең әдәбиятны бик яхшы белүен күрсәтергә теләде. Ә безнең өчен катнашучыларның кайсы әдәбиятны яхшы белүен, иҗади фикер киңлекләрен ачыклау мөмкинлеге туды. Район мәдәният йорты һәм "Батыр" кинотеатры арасындагы мәйданчык бер арага икенче мәктәпнең "Ал җилкәннәр" һәм беренче мәктәпнең "Форпост" командалары өчен әдәби подиумга әйләнде. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, чара бердәм сайлау көнендә Әдәбият елы кысаларында уздырылды.
Әдәби батл укучыларга эрудицияләрен, команда белән эшли белүләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде, көрәш рухы, уңай эмоцияләр тудырды. Әдәбият сөючеләр үзләрен ниди генә ярышта сынап карамады! Укучыларга бигрәк тә "Шигъри урындык" конкурсы ошады. Биредә укучыларга тәкъдим ителгән сүзләрдән шигырь язарга һәм соңыннан аны рэп стилендә укырга кирәк иде. "Ал җилкәннәр" командасы әлеге бәйгедә искиткеч чыгыш ясады. Катнашучылар үзләренең артистлык сәләтләрен дә сынап карады, Шулай ук флэш-моб та биеделәр. Лия Шәйдуллина, Амалия Карсакова, һәм "Форпост" командасы капитаны шулай ук әдәби батлның иң яхшы катнашучысы Дима Воркунов бәйрәмне матур җырлары белән бизәп торды.
Жюри нәтиҗәләре буенча, ике команда да бик лаеклы чыгыш ясады. Тик ике балл белән алга чыгып, икенче мәктәпнең "Ал җилкәннәр" командасы җиңү яулады. Китапханәчеләр әлеге чара матур узсын өчен бик тырышкан иде. Шуңа күрә дә чара бик уңышлы узды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 май 2022 - 10:381 июньнән кайбер пенсионерларның пенсияләре артачак Түләүләр автомат рәвештә арттырылачак.11700
-
21 май 2022 - 09:20Хезмәт министрлыгы: 2025 елда бала тәрбияләү өчен пособие 57,4 мең сумга җитәргә мөмкин Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.12500
-
21 май 2022 - 07:44Шәле авылы балалары ислам нигезләрен өйрәнә Бу, чыннан да, атааналар балаларына акыллы, игътибарлы, сизгер булырга мөмкинлек бирә торган иң яхшы нәрсә. Шәле авылы имам-хатыйбы Тимур Латыйпов та шулай дип саный, ул бу тема буенча безнең хәбәрчебез белән сөйләшүдә үз фикерен белдерде.12100
-
20 май 2022 - 12:27Питрәчнең Яшь өйләнешүчеләр паркы яңа төсмер алачак Яңа өйләнешүчеләр паркы һәм район үзәгенең төп мәйданы районда зур чаралар үткәрүнең төп урыны булачак.30300
-
20 май 2022 - 10:27Ел башыннан «Халык контроле»нә питрәчлеләрдән 412 гариза кергән Барыннан да бигрәк халыкны юллар торышы һәм сыйфаты, төзекләндерү, инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләләре борчый.32000
-
17 май 2022 - 14:37Питрәч районы яңалыклары
-
6 май 2022 - 17:22Питрәч районы яңалыклары
-
20 май 2022 - 10:15
-
10 май 2022 - 05:10
-
16 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итәБезнең белән калыгыз - трендта булыгыз!98600
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.209100
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**309500
-
14 апрель 2022 - 07:32«Яз сулышын тоеп» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 8 гүзәл зат катнаша.200900
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле143300
-
18 апрель 2022 - 07:25Питрәч районына Казан табиблары килде Районда «Мобиль поликлиника» эшли. Ул тагылмалы автомобильдә урнашкан, анда пациентларны 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары кабул итә.143100
-
8 май 2022 - 10:38Бөек Җиңүнең 77 еллыгын Питрәч районыннан 8 ветеран каршылый Бүген безнең белән бергә тыныч күк йөзенә караучыларның сугышчан батырлыклары һәм данлыклы тормышы турында искә төшерик.142700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика