Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • КОТЛАУЛАР

    Хөрмәтле мәдәният тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

    Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм! Кешелек дөньясы элек-электән матурлыкка, аны саклауга омтылган, мәдәният төшенчәсе дә күптәннән барлыкка килгән. Әлеге тармак хезмәткәрләре - билгеле бер вазифа башкаручы гына түгел, ә матурлыкны күрә белүче һәм тирәнтен аңлаучы кешеләр дә. Аларның тырыш хезмәте һәм идеялары белән безнең җәмгыять кызыклы тормыш белән яши. Мәдәният хезмәткәре ярдәме белән гореф-гадәт һәм йолалар, буыннан-буынга килгән барлык кыйммәтләр саклана, мәдәни чаралар үткәрелә. Аларның барысы да һәр кеше күңелендә зур эз калдыра.

    Республикада дәүләт программаларын тормышка ашыру мәдәни билгеләнештәге объектларны ремонтларга мөмкинлек кенә биреп калмый, ә яңаларын торгызырга да ярдәм итә. Шуның белән иҗади эшчәнлек өчен уңай шартлар тудырыла. Сезнең бурыч - аларны яңалары белән тулыландыру, аларны тагын да кызыклырак, эчтәлеклерәк итү һәм югары күрсәткечләргә ирешү.

    Сезгә эшегездә үсеш, иҗади уңышлар, иминлек, бәхетле тормыш һәм нык сәламәтлек телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: