Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында гадәти булмаган йола үткәрделәр

    Авыл халкы биредә генә сакланып калган борынгы "Корман боткасы" йоласы үткәрделәр.

    Ул Питраудан соң килгән икенче якшәмбедә үткәрелә. Авылдагы изге чишмә янында Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүчеләр бу көнне учак яга, монда ел дәвамында чачауникларга (часовня) эленгән сөлгеләр, кулъяулыклар җыеп алып яндырыла. Аннан соң бу учакта бөтен авыл халкы алып килгән азык-төлектән тәбә һәм бер казан ботка пешерәләр. Һәр гаилә бу ботканы йортка иминлек, өйдәгеләргә сәламәтлек теләп ашый. Калган ризыкны кош-кортларга бирәләр

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: