Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчнең беренче мәктәп укучылары кайбер нәрсәләрне үзләренең укытучыларына караганда яхшырак беләләр

2004 елда 9 декабрь БМО тарафыннан Халыкара коррупция белән көрәшү көне дип игълан ителгән иде.

РОО "АМО РТ" АнтикорЛига" Питрәч бүлеге проекты кысаларында, беренче мәктәп администрациясе ярдәмендә әлеге датага багышланган уен булып узды. Бәйгедә мәктәпнең яшь укытучылары һәм өлкән сыйныф укучылары катнашты. Катнашучылар һәм җанатарлар "Коррупция объективта" проекты кысаларында оештырылган коррупция профилактикасы буенча булган роликны карадылар һәм аның турында фикер алыштылар. Әмма чараның кульминациясе булып батл саналды, анда командалар коррупция тарихы, төрле илләрдә бу күренешкә карашлар һәм аның белән көрәшү буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Уңыш я мәктәптә укучылар ягында булды, я укытучыларга күчте, нәтиҗәдә... уенда мәктәптә укучылар командасы җиңде. Ахырда барысы да оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса