Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Район газетасы типографиясендә чираттагы китап басылды

    Питрәч район газетасы типографиясендә тагын бер китап дөнья күрде.

    Бу юлы Зәйтүнә Гайниәхмәтованың күп кенә шигырьләре "Чишмәдәй ургый хисләрем" китабында урын алды.

    "Язмышлардан көлеп булмый -

    Кемгә ничек бирелгән.

    Бу дөньяга барыбыз да

    Сынау өчен киленгән.

    Мин 1955 елның 22 декабрендә Кушнарен районы Карача-Елга авылында дөньяга килгәнмен. Балачагым Дүртөйле районы Күк-Куян авылында үтте. Балачактан шигырьләр укырга яраттым, әкиятләр укып үстем. Безнең тормыш әкият бит. Бу дөньяны ничек язып бетерәсең. Ярый, ул кешеләр үлеп беткәч, мин рәхәтләнеп язырмын әле дип үстем. 1987 елда Дүртөйле районында "Дулкын" түгәрәге эшли башлады, шуңа шатланып туя алмадым. Коллектив ихлас күңелле иде. Әнисә Фәттахова, Дәһинә Гәрәева, Клара Сәфәрова, Винер Фәттахов, Рафаэль Хафизов һәм башкалар. Дәһинә апаның мәхәббәт турында язган шигырьләренә ачулана идем. Нәрсә язасың инде, мәхәббәт дигән нәрсә юк бит ул, дидем. 1995 елда мин чын мәхәббәтемне - Гайниәхмәтов Фәрит Фәтхетдин улын очраттым. Аның әнисе Хәмдия инәйне авылда әйбәт әби дип йөртәләр иде. Фәрит мине авылларына - Тәтешле районы Югары Сикиязгә алып кайтты. Изге күңелле Хәмдия әби мине бер күрүдән үз кызы итеп кабул итте. Йомшак күңелле булды, гел яхшы теләкләр белән генә сөйләште, җаннары оҗмахта булсын.

    Үткән тормышымның авырлыгы шигырь юлларында күренә. Сабый чакта шигырьгә, Казан шәһәренең барлыгына, анда татарлар яшәгәнен күңелгә салып яшәдем. Бүгенге көндә мине язмыш Казан шәһәренә китерде. Мин, монда килгәч киң күңелле, саф татарларымны күреп сокландым. Питрәч районы "Алга" газетасы редакциясе кызларының минем белән ихлас сөйләшүләре, җылы сөттәй күңелгә керде. Тынычлыкның бер ноктасы Питрәч районында яңадан-яңа шигырьләрем дөнья күрә башлады. Минем сезгә рәхмәтләрем чиксез. Барчабыз да сәламәт булыйк" - дип яза үзенең китабында Зәйтүнә Гайниәхмәтова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: