Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Шәле сәхнәсе безне бик җылы кабул итә”

Шушы көннәрдә Шәле мәдәният йортында Рабит Батулла әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Кичер мине, әнкәй!" спектакленең премьерасы булып узды. Баш рольдә - Татарстанның атказанган артисты Халидә Сөнгатуллина.

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры чираттагы премьерасын иң беренче башкала сәхнәсендә уйнаганчы Шәле мәдәният йортында куярга уйлаган. Бу идея театрның баш режиссеры, Шәле егете - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюповныкы.

- Без коллектив белән уйлаштык та һәр яңа премьераны үз бинабызда куйганчы Шәле сәхнәсендә уйнарга дигән карарга килдек. Биредәге тамашачы безгә көч бирә һәм Шәле авылы сәхнәсендә уйнаган спектакльләр озын гомерле була, - ди ул.

Спектакльдә баш рольдә - Татарстанның атказанган артисты, театрның әйдәп баручы артистларының берсе Халидә Сөнгатуллина. Әсәр аның 50 яшьлек юбилее уңаеннан махсус сәхнәләштерелгән. Калган рольләрдә Татарстанның атказанган артистлары Алия Кәлимуллина, Фәнис Кәлимуллин, Илфат Камалиев һәм театрның башка танылган артистлары уйнады.

Рабит Батулла әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Кичер мине, әнкәй!" спектакленең премьерасы авыл халкының күңеленә хуш килде. Мәгънәле, уйландыргыч, шул ук вакытта күңелле мизгелләр белән баетылган тамашадан һәркем үзенә рухи азык алып таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X