Яңа бәйгедә авыл җирлеге башлыклары да катнашты
Район мәдәният бүлеге питрәчлеләрне яңа кызыклы иҗади бәйге белән сөендерде. Бу юлы сәхнәгә авыл җирлеге башлыклары, мәктәп, китапханә, предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре чыкты. Аларга иҗади бәйгедә катнашырга җирле мәдәният учреждениеләре вәкилләре ярдәм итте.
"Ике йолдыз" бәйгесендә барлык номерлар да үзенчәлекле һәм кабатланмас булды. Анда катнашучыларга тамашачыларны гаҗәпләндерү өчен бөтен фантазияләрен эшкә җигәргә туры килде. Һәм алар моңа иреште дә.
- Бүген бездә премьера, барлык чыгыш ясаучыларга бергәләп уңыш телик, - дип сәламләде кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева.
Җирле үзидарә хезмәткәрләрен халык алдында чыгыш ясарга күнеккән булуга да карамастан, бу юлы алар гадәттәгедән күбрәк борчылдылар.
- Тамашачыларга тәкъдим итәчәк номерны бик озак әзерләдем, шулай да дулкынландыра. Монда чыгыш ясау, рәсми доклад уку гына түгел, - диде Колай авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская. - Барысына да ошарга, аларның күңелен яуларга кирәк. Ә бу бик катлаулы эш. Ә инде мондый конкурс оештырулары бик яхшы булган.
Наталья Поповская Галина һәм Людмила Васина белән бергәләп шаян сәхнә күренеше, матур биюләре белән сөендерде, залдагыларның күңелен шуның белән яулады да.
Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов чыгышы да тамашачыларны әсир итте. Ул үзе белән чыгыш ясау өчен мәдәният йортыннан Зөлфия Гыйниятованы, Шәле сыер савучыларын алып килгән, алар, хәтта, чыгышлары уңышлы булсын өчен сөтлебикәләрнең койрыкларын, мөгезләрен дә кигәннәр иде.
- Безнең авыл җирлеге башлыгыбыз иҗади кеше. Ул бәйрәмнәрдә чыгыш ясаудан беркайчан да баш тартмый, әлбәттә инде без дә бик рәхәтләнеп аңа булышырга килдек, - диде авылдашлары.
- Безнең эшебез шундый, барысын да, шул исәптән җырлый да, бии дә белергә, үзешчән сәнгатьтә дә катнашырга туры килә, - диде Илшат Әхмәтҗанов.
Илшат Әхмәтҗанов башта сәхнәгә карт һәм бик тә игътибарлы көтүче образында чыкты, ул авыл тормышы турында кызыклы шигырь укыды, ә аннары вокаль композиция бүләк итте.
- Җырларга өйрәнү өчен күп вакыт табылмаса да, тырыштык инде, - диде Екатериновка авыл җирлеге башлыгы Илфат Шакиров. - Дөрестән дә микрофон тотып, сәхнәгә җырчы буларак чыгу бик дулкынландыргыч булды.
Илфат Шакиров һәм Наталья Козловская дуэтын тамашачылар бик җылы кабул итте.
Башка катнашучылар да музыкаль номерлар сайлаган иде - алар җырладылар, музыка уен коралларында уйнадылар, шигырь сөйләделәр. Чытылылар Дамир Шәйхетдинов һәм Гүзәл Сафина башкаруында татар халык биюе һәркемнең күңеленә хуш килде. "Питрәч азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖ баш инженеры һәм Иске Йорт авылы клубы җитәкчесе сәхнәдә үзләрен бик оста тоттылар.
Бу юлы һәрвакыт җитди һәм җаваплы җитәкчеләрне күзәтеп утыру тамашачыларга да кызык булды. Кемдер юмор хисе, җырны оста башкаруы белән аерылып торды, кемдер алга куелган бурычны креатив хәл итәргә әзер булуын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа