Алга
  • Рус Тат
  • Замана Шүрәлесе

    Яңа ел ялларында гаиләбез белән К.Тинчурин исемендәге театрга барып, балалар өчен куелган "Шүрәле - онлайн" спектаклен карап кайттык.

    Спектакль искиткеч кызыклы, күңелле, шул ук вакытта мәгънәле килеп чыккан. Балалар белән без дә рәхәтләнеп дөньяларыбызны онытып карадык. Спектакль тәрбияле, тәүфыйклы, тату, әдәпле булырга, туган телне, әкиятләрне яратырга өнди. Әсәрнең сюжеты бик кызыклы, заманча дип әйтсәң дә була. Төп герой - Шүрәле, аның дуслары Су анасы, Камыр батыр, Убырлы карчык һәм Дию пәрие. Алар ноутбук ярдәмендә интернетка кереп бергә Шрек, Үрмәкүч-кеше, Ясминә кебек персонажлар белән дуслаша. Нәтиҗәдә, танылган татар һәм чит ил әкиятләре геройлары берләшеп, Доктор Вирус дигән тискәре геройга каршы көрәш башлый һәм җиңеп чыга. Артистларның уйнау осталыклары таң калырлык, спектакльдә яңгыраган дәртле татар, шәрык, чит ил көйләренә ияреп, үзебезнең дә биеп җибәрәсе килде. Декорацияләр, костюмнар да искиткеч иде, әйтерсең, геройлар әле генә төсле экраннан төшкәннәр. Спектакльдә уен-көлке, шаяру, җыр-бию күп урын алып тора.
    Спектакльдән соң театр фойесында, нәни тамашачылар Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, шигырь сөйләде. Яңа ел, чыршы турындагы җырлар җырладылар һәм, билгеле, Г.Тукайның "И туган тел"ен дә онытмадылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: