Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иске Шигали мәктәбендә әдәби кичә узды

Мәктәптә бик матур итеп бизәлгән залда татар теле атналыгы кысаларында "Бөек Ватан сунгышында һәлак булган шагыйрләребез" темасына әдәби кичә үтте. Китап-күргәзмәсе, рәсемнәр, плакатлар - һәммәсе дә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.

Кичәдә 2-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чарага әзерлек барышында төрле ярышлар, бәйгеләр оештырылды. 10 нчы сыйныф укучысы Гөлия Шәйхиева эчтәлекле презентация әзерләгән иде. Рәсем бәйгесендә 6 нчы сыйныф укучысы Эльвина Вәгыйзова 1 нче урын алды. Аның рәсеме Фатих Кәримнең "Ант" шигыренә багышланган иде. 2 нче урынны Муса Җәлилнең "Бүреләр" шигыренә ясалган рәсеме белән 6 нчы сыйныф укучысы Лилия Исмулина, 3 нче урынны Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыренә ясалган рәсеме белән шулай ук 6 нчы сыйныф укучысы Анжелла Романова бүлештеләр.

Укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрләребезнең шигырьләрен сөйләде, җырлар җырлады. Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш һәм башка язучыларның әсәрләре яңгырады. Бигрәк тә, Лилия Исмуллина Муса Җәлилнең "Бүреләр" шигырен һәркем таң калырлык, күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләде. Бу әсәр фашистларга нәфрәт белән язылган.

Яу кырында ятып калган әдипләребезнең иҗат җимешләре күпме еллар узса да әһәмиятен югалтмады. Батыр, талантлы улларын халык беркайчан онытмаячак, тирән ихтирам белән искә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Иске Шигали, Әдәби кичә.

2
X