Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч укытучылары җиңүгә иреште

Быел безнең район "Ел укытучысы-2016" республика һөнәри осталык конкурсының зона этабында катнашучыларны кабул итте. Алар "Сыйныф җитәкчесе", "Педагог-психолог", "Педагог-остаз", "Өстәмә белем бирү педагогы" номинацияләрендә үзара көч сынашты. Питрәч укытучылары да лаеклы чыгыш ясады һәм берничә номинациядә диплом белән бүләкләнүчеләр өчлегенә керде.

Безнең илдә предмет укытучылары, шулай ук тәрбия эшен оештыручылар "Ел укытучысы" конкурсында катнашу өчен зур эш башкаралар. Бу үзеңне күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек кенә түгел, ә үзеңне башкаларга күрсәтү, үзеңнең эш алымнарын камилләштерү, яңалыкларны үзләштерү өчен дә бик яхшы этәргеч.

- Мин икенче ел катнашам, - ди Питрәч 1 нче мәктәбе психологы, безнең районны "Педагог-психолог" номинациясендә тәкъдим итүче Анна Галимова. - Иң элек бу минем өчен яңа тәҗрибә, мәгълүмат. Мин мәктәптә өченче елымны гына эшлим, һәрвакыт белемемне камилләштерергә омтылам. Хәзерге вакытта мәктәптә психология - актуаль юнәлеш, ул ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә бик кирәк. Мәсәлән, мин Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү буенча белешмә-ярдәмлек кебек проект эшләдем. Бүген аны тәкъдир иттем.

Психолог эшен жюри конкурста катнашучының махсус таныклыгы белән билгеләп үттеләр.

Башка номинацияләрдә безнең районны Питрәч 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Хөсәенова ("Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә), Ленино-Кокушкино мәктәбе педагог-оештыручы Әлфия Гобәйдуллина ("Педагог-остаз" номинациясендә), Питрәч 1 нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Валентина Макарова ("Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясендә) тәкъдим итте. Алар барысы да конкурс дипломантлары булды һәм тиздән конкурсның республика этабында катнашырга барачаклар. Әлфия Гобәйдуллина икенче урын, Гөлназ Хөсәенова һәм Валентина Макарова өченче урын яулап, дипломга лаек булды.

- Минем беренче тапкыр катнашуым, монда бик күп кызыклы проектлар тәкъдим иттеләр, - диде уй-кичерешләре белән уртаклашып Гөлназ Хөсәенова. - Мин мәктәптә 15 ел эшлим, 5 ел сыйныф җитәкчесе булып торам. Бүгенге чыгышым әлеге елларда башкарган үз эшләнмәләрем һәм яңа идеялар кушылмасыннан гыйбарәт. Моннан тыш, патриотик тәрбиягә дә зур игътибар бирергә тырыштым. Башка районнардан килгән коллегаларым да әлеге темага өстенлек биргән. Минемчә, монда һәркем үзе өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алды.

Зона туры кунакларда да яхшы тойгылар гына калдырды.

- Питрәчтә безгә бик ошады, барыбызны да бик яхшы кабул иттеләр. Чаралар да мавыктыргыч булды, безнең эштә тәҗрибә уртаклашу бик мөһим. Укытучы заман белән бергә атларга тиеш. Алардан балалар белән эшләүдә зур тырышлык, җаваплылык таләп ителә, - дип билгеләп үтте Балтач районыннан "Педагог-психолог" номинациясендә җиңүче Әнисә Җәләлова.

Конкурсның әлеге этабында 8 район укытучылары катнашты: Арча, Әтнә, Саба, Теләче, Биектау, Балтач, Кукмара һәм Питрәч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X