Роспотребнадзор чит илдә ял алдыннан грипптан прививка ясатырга киңәш итте
Сәламәтлекне саклау

Роспотребнадзор чит илдә ял алдыннан грипптан прививка ясатырга киңәш итте

Бүген Азия илләрендә грипп таралу очракларда даими рәвештә теркәлә

Россиялеләр арасында ял итү өчен популяр илләрдә грипп йоктырырга мөмкин, шуңа күрә сәфәр алдыннан вакцина ясатырга кирәк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Россия Федерациясеннән чыгып, башка илләрдә ял итәргә ниятләүчеләргә вакцинация ярдәм итәчәк. Прививка ясатып, үзеңне куркыныч авырулардан саклау мөмкинлеге бар», – дип ассызыклады Авдонина.

Спикер биргән мәгълүматларга караганда, бүген Азия илләрендә грипп таралу очраклары даими рәвештә теркәлә.