Һәр дүртенче кеше — өлкән яшьтә
Татарстанда уртача гомер озынлыгы – 75 ел. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте.
Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшәүче һәр дүртенче кеше – өлкән яшьтә.
«Хәзерге вакытта республикада уртача гомер озынлыгы 75 яшь тәшкил итә», – дип сөйләде ул.
«2025-2030 елларга актив озын гомер» республика программасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган. Программа 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга исәпләнгән.