Алар тренер Ангелина Федосеева җитәкчелегендә шөгыльләнә
Казанда тхэквондо буенча турнир узды, анда яшь спортчылар катнашты. Чарада питрәчлеләр уңышлы чыгыш ясады. Тренер Ангелина Федосеева шәкертләре үз яшь төркемнәрендә һәм авырлык категорияләрендә төрле дәрәҗәдәге ундүрт медаль яуладылар.
Анна Гришанина, Замира Бадалова, Богдан Баннов һәм Нурлан Хәсәнов алтын медальләр яуладылар һәм пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр.
Матвей Фадеев, Арсений Егоров, Эвелина Салаватова һәм Анастасия Гришанина икенче урыннарны алдылар.
Даниил Зәйнуллин, Тимур Зарипов, Давид Бабин, Аскар Демьяненко, Кирилл Блаченов һәм Харан Дощанов бронза медальләр яуладылар.
Иң яхшы нәтиҗәләр өчен супер призлар белән Замира Бадалова һәм Богдан Баннов бүләкләнде.