Татар Казысы мәктәбе укучылары   тыл хезмәтчәне белән очрашты
Мәгариф

Татар Казысы мәктәбе укучылары тыл хезмәтчәне белән очрашты

Мәктәп укучылары тыл хезмәтчәне Зәһия апа Рәхмәтуллина белән очрашты. Аның сөйләр сүзләре күп иде. Балаларга сугыш вакытында башыннан кичергән хәлләр, көнне-төнгә ялгап эшләүләре турында сөйләде.

Шушы араларда аны Питрәчкә җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Питрәч йолдызчыгы" конкурсының гала-концертына чакырганнар. Күңел өчен күп кирәкмени? Юбилей Медале, чәчәкләр тапшыруларына сөенүен, балаларның оста җырлауларына соклануы турында сөйләде ул. Укучылар Зәһия апага дөньяның матурлыгын тоеп, рәхәтен күреп, алга таба да сау-сәламәт яшәвен теләделәр.


Питрәч, Татар Казысы, Очрашу