Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Урак алдынгылары билгеле булды

    Район кырларында урып-җыю эшләре тулы куәткә бара. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре вакытында һәм югалтуларсыз икмәкне җыеп алырга тырыша. Моның өчен барлык булган ресурслар эшкә җәлеп ителгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, комбайнчылар арасында хезмәт ярышы лидерлары билгеле булды. 1. «Нью Холланд СХ 6090», «ТС 6080», «Мега» комбайннары...

    Район кырларында урып-җыю эшләре тулы куәткә бара. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре вакытында һәм югалтуларсыз икмәкне җыеп алырга тырыша. Моның өчен барлык булган ресурслар эшкә җәлеп ителгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, комбайнчылар арасында хезмәт ярышы лидерлары билгеле булды.


    1. «Нью Холланд СХ 6090», «ТС 6080», «Мега» комбайннары арасында

    Айрат Галләмов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 3750 центнер ашлык суктырган;

    Алик Мортазин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 3700 центнер ашлык суктырган;

    Радик Нигъмәтуллин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 3700 центнер ашлык суктырган;

    2. «АКРОС», «Нью Холланд ТХ 65» комбайннары арасында

    Фәрит Нуриев - «Рацин Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «АКРОС» комбайнында 2660 центнер ашлык суктырган;

    Рифкат Идиятуллин - «Казан нәсел атлар заводы» ҖЧҖ механизаторы, «АКРОС» комбайнында 1600 центнер ашлык суктырган;

    Рамил Мөхәммәдияров - «Рацин Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «АКРОС» комбайнында 1560 центнер ашлык суктырган;

    3. «ДОН 1500», «Полесье», «КЗС-812» комбайннары арасында

    Николай Заһиров - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье» комбайнында 6080 центнер ашлык суктырган;

    Николай Дудкин - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье» комбайнында 4420 центнер ашлык суктырган;

    Олег Кулагин - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье» комбайнында 3850 центнер ашлык суктырган.

    4. «Нива-Эффект», «Енисей-1200» комбайннары арасында

    Илнур Шаһиҗиһанов - "Макс-Ойл" ҖЧҖ механизаторы, СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 1500 центнер ашлык суктырган;

    Мөдәррис Кәримов - «Агролак» ҖЧҖ механизаторы, СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 1310 центнер ашлык суктырган;

    Андрей Вуколов - «Кощак» АХП ҖЧҖ механизаторы, СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 1160 центнер ашлык суктырган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: