Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Коронавируска карата табигый иммунитетның күпме дәвам итүе ачыкланды

Швеция, Италия, Германия, Швейцария һәм Кытай галимнәре коронавирус инфекциясе белән авыр һәм җиңел формада чирләгән 136 пациентның 188 кан үрнәген өйрәнгән.

Коронавирус инфекциясен кичергән кешеләрдә авырганнан соң беренче ярты елда антитәнчекләр күләме акрынлап кими. Шулай да соңыннан аларның күләме 15 айга кадәр тотрыклы кала.

Швеция, Италия, Германия, Швейцария һәм Кытай галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Алар коронавирус инфекциясе белән авыр һәм җиңел формада чирләгән 136 пациентның 188 кан үрнәген өйрәнгән. Аларның эш нәтиҗәсе bioRxiv препринтлар порталында дөнья күргән мәкаләдә тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Коронавирус йоктыргач та 15нче көннән 28нче көнгә кадәр иң югары күрсәткечләргә ирешкәннән соң IgG антитәнчекләренең иммун җавабы һәм составында антитәнчекләр булган плазмалар вакыт үтү белән акрынлап кимегән, әмма алты айдан соң тигезләшкән», — дип аңлата белгечләр.

Җыелган мәгълүматлардан күренгәнчә, коронавирус кичергән кешеләрдә плазманың нейтральләштерү сәләте авыруның беренче симптомнары барлыкка килгәннән соң 15 айга кадәр саклана. Шул рәвешле, SARS-CoV-2гә карата иммунитетның шактый озак дәвам итүе ачыкланган.


ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X