Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәчле, ОРВИ һәм ОРЗ эләкмәсен, дисәң...

Язның беренче аена аяк бастык. Бу чорда организм витаминнарга кытлык кичерә башлый, шул сәбәпле ОРВИ, ОРЗ ише авырулар балалар һәм өлкәннәр арасында киң тарала. Туклануны дөрес көйләү аларны кисәтергә ярдәм итәр.

Белгечләр көн саен сөт ризыклары кулланырга киңәш итә. Кефир, мисал өчен, арыганлык тойгысын, йокы килүне киметер, организмга көч өстәр. Эремчек тырнакларны ныгыту, чәчләрне ялтырату, бит тиресен шомарту сыйфатына ия.

Язын яңа өлгергән яшелчә-җимешләр ашау бик яхшы, әлбәттә, тик кибеттән аласыгыз килмәсә, үзегез туңдырып куйганнары да алардан бер дә калышмый. Туңдырылган кура җиләгеннән, алмадан, карлыганнан компотлар ясагыз, кефир яисә катык белән блендерда бутап, йогурт эшләгез. Аз гына күләмдә чикләвекләр ашау да файдалы.

Шуны онытмагыз: иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризыкларда була. А витамины йомырка сарысында, сыер маенда, кишердә, балыкта, бавырда, сыер итендә күп. Б витамины – карабодайда, сөт ризыкларында, йомыркада һәм ногыт борчагында. С витаминына кәбестә, цитруслылар, петрушка һәм гөлҗимеш бай.

Яхшы язгы кәеф һәм сәламәтлек сезгә, дуслар!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: файдалы киңәшләр

2
X