Без иң яхшылар бишлегендә
Буада кече шәһәрләр һәм районнар арасында Татарстан беренчелегенә финал уеннары тәмамланды, анда 2004-2005 елгы яшүсмерләр катнашты. Биредә өч көн дәвамында төркем этапларында беренче урыннарны алган җиде иң яхшы команда ярышты. Ярышларда безнең районның җыелма командасы да катнашты, ул төркем этабында бер тапкыр да җиңелмәде.
Безнең команда Кукмара командасын 2:0 исәбе белән җиңде, өч матчта ничьяга уйнадылар: Зәй һәм Буа командалары белән – 0:0, Мамадыш командасы белән – 1:1, аксубайлыларга – 0:1 һәм чемпионнарга, Баулы командасына 0:2 исәбе белән оттырды. Нәтиҗәдә, питрәчлеләр (тренерлары – әтисе һәм улы Александр һәм Владислав Каляшиннар) бишенче урынны алды.
Икенче урында - буалылар, өченчедә - Мамадыш.
Безнең команданың иң яхшы уенчылары дип түбәндәгеләр танылды: капкачылар – Леонид Архипов, Егор Владимиров, кыр уенчылары – Алексей Мишин, Илназ Басыйров һәм Азат Минҗанов.
Безнең команданың стандарт футбол кыры булмавын, ә мини-футбол мәйданчыкларында шөгыльләнүен исәпкә алсаң, уен нәтиҗәсе начар түгел. Шулай да район яшьләре арасында дөньяда иң популяр уеннарның берсен үстерү өчен берничә футбол кыры кирәк.
Безнең команданың уенын республика турнирын оештыручылар да яхшы яктан билгеләп үтте, бу бездә талантлы яшь футболчылар булуын раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа