Безнең хоккейчылар мөһим җиңү яулады
Ир-атлар командалары арасында хоккей буенча “А” төркемендә Татарстан чемпионатының икенче әйләнеш уеннары башланды. Питрәч хоккейчылары “Питрәч-Арена” бозында Мамадышның “Олимп” командасын кабул иттеләр. Беренче әйләнештән соң ике команда да 9ар очко җыйды һәм икенче, өченче урыннарны бүлеште.
Бу юлы да боз сарае җанатарлар белән тулы иде, яраткан командаларга көч биреп торырга безнең район торак пунктларыннан гына түгел, Казаннан да килгәннәр иде. Тамашачыларның өметләре акланды, уен бик җанлы һәм кызыклы үтте. Командалар күп һөҗүм итте, ә капкачылар үз биләмәләрен ышанычлы саклады.
Беренче периодта кунаклар өстен булды. Алар 2:1 исәбе белән җиңде. Безнең егетләр икенче периодта исәпне тигезли алдылар - 3:3.
Соңгы периодта Питрәч хоккейчылары “Олимп” командасы капкасына дүрт тапкыр алка кертте. Матч “Пестрецы” хоккей клубы файдасына 7:3 исәбе белән төгәлләнде.
Безнең командадан Сабир Янов, Евгений Дацык - икешәр, Кирилл Ковров, Әскәр Камалов һәм Марсель Сәмигуллин берәр алка керттеләр.
Беренче әйләнештә дә питрәчлеләр көчлерәк иде, алар Мамадышта 7:5 исәбе белән җиңделәр.
Киләсе матчны питрәчлеләр 26 гыйнварда Теләчедә җирле команда белән уздырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа