Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгы шуарга яратучыларны салкын куркытмый

12 февральдә иксез-чиксез илебездә традицион "Россия чаңгы юлы-2012" чаңгы ярышлары үтте. Миллионлаган россияле бу көнне чаңгыга басты. Һәр катнашучы үзенә туры килгән дистанцияне сайлады. Питрәчлеләр дә читтә калмады.

Соңгы елларда әлеге массакүләм чаңгы ярышлары ипподромда уза. Спорт чаралары өчен бик яхшы урын ул. Ипподром табигатьнең гүзәл урынында - Нарат урманы һәм ямьле Мишә аралыгында урнашкан.
Иртәдән чатнама суык иде. Бу кышкы ялны яратучыларны бераз борчыды. Әмма спорт сөючеләрне бернинди һава да куркытмый. Билгеләнгән сәгатькә район халкы җыела башлады. Әле беренче старт та бирелмәгән иде. Катнашучыларны теркәп, номерлар өләшкән арада тренировкалар барды. Берәүләр чаңгы юлын сынады, икенчеләр дәртле музыкага биеп торды. Чаңгы ярышында катнашканнар чаңгы юлының бик яхшы әзерләнгәнлеген билгеләп үтте. Чаңгыда үз җаеңа да, классик йөреш белән дә шуарга була иде.
Көн салкын булганлыктан, балалар өчен стартлар бирелмәде. Ә чаңгыда йөреп килергә теләүчеләр күп иде. Бу көнне стартка 800 дән артык питрәчле чыкты. Чаңгы спорты тикмәгә генә иң актив кышкы ял саналмый шул. Монда чаңгыда йөреп кенә калмыйча, көндәшләрең белән ярышырга да мөмкин.
Номер алгач, беренче әйләнештә катнашучылар стартка чыкты. Кайберәүләр ярышта беренче генә катнашса, күпләренең тәҗрибәләре бар иде. Мондыйлар күбрәк булып чыкты. Бу чаңгы спортының иң яраткан һәм бөтен кеше шөгыльләнә торган спорт булуын раслый.
Менә чаңгычылар финишка якынлаша. Район үзәге, оешма, предприятие, учреждение вәкилләреннән хатын-кызлар арасында Елена Никифорова җиңү яулады. Ул үзәк хастаханәдә эшли, чаңгы ярышлары һәм җиңел атлетикадан күптапкырлар район чемпионы. Икенче урында Светлана Постаромова. Ул "Кояшкай" балалар бакчасында эшли. Өченче урында - коррекция мәктәбеннән Альбина Закирова.
Ир-атлар арасында җирле "Вперед"-"Алга" район газетасы редакциясендә эшләүче Александр Зайцев 1 нче урын яулады. Райгаздан Алексей Павлов - 2 нче, Теркәү палатасыннан Иван Павлов 3 нче урында.
Гомуми зачетта коррекция мәктәбе беренче булды, "Вперед"-"Алга" район газетасы редакциясе - 2 нче, "Питрәчагро" командасы 3 нче урын яулады.
Район хуҗалыклары һәм авыл җирлекләре арасында "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасы" ААҖ - Татар Тау Иле авыл җирлеге җиңү яулады, 2 нче урында - "Питрәч азык-төлек корпорациясе" - Чыты авыл җирлеге, 3 нче урында Татар Казысы авыл җирлеге.
Татар Казысыннан Гөлшат Идрисова хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтте: командашы Мәрьям Кәримуллина өченче булды, "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасы"ннан Гүзәл Сабирова 2 нче урын яулады.
Ир-атлар арасында районда берничә тапкыр чемпион булган, Пановкадан Иван Казаков беренчелекне алды. 2 нче урында Ленино-Кокушкинодан Радмир Закиров, 3 нче Шәледән Марат Сафин.
Җитәкчеләр арасында барлык призлы урыннарны район үзәге вәкилләре алды. Валентина Урысова (башкарма комитет) - хатын-кызлар арасында 1 нче урын яулады, Зөбәйдә Саттарова (мәдәният бүлеге) - 2 нче һәм Ләлә Яруллина (Пенсия фонды) - 3 нче.
Ир-атлар арасында финиш сызыгын Илнур Бикчәнтәев беренче булып үтте, 2 нче урында Геннадий Товкалев (икесе дә башкарма комитеттан) һәм 3 нче урында "Вперед"-"Алга" район газетасы редакторы Николай Александров.
Традиция буенча ярышларны ветераннар тәмамлады. Күннән Вәсилә Вәлиуллина 1 нче урын яулады, Наталья Ксенофонтова (район хастаханәсе) - 2 нче, Эльмира Мамасадыйкова (2 нче мәктәп) - 3 нче.
Ир-атлар арасында "Россия чаңгы юлы" ярышларының барысында да катнашучы һәм җиңүчесе - Керәшен Сәрдәсеннән Николай Никифоров җиңү яулады, 2 нче урында - танылган көрәшчебез Михаил Чернов (2 нче мәктәп) һәм 3 нче район хәрби комиссариатыннан Фәрит Вәлиев.
Сәламәтлек бәйрәме күңелле үтте. Көн салкын булуга карамастан, барлык катнашучылар ярышлардан канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса