Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Хоккей сезоны старт алды

    Җәйге каникуллардан һәм күнекмәләрдән соң яшь хоккейчылар бозга чыктылар

    "Питрәч" командасы (2006 елгы егетләр, тренерлары Виктор Сорокин), Казанда яңа сезонның беренче турнирында инде уйнадылар. Анда алты команда катнашты. Питрәчлеләр "Волны" (Казан) командасын - 3:2, "Лада"ны (Тольятти) - 6:0, "ЦСК ВВС"ны (Самара) - 7:0, "Спартак"ны (Чебоксар) - 3:2 (буллитлар буенча), җиңделәр, әмма турнир җиңүчесе "Биектау" командасына (Биектау) 4:5 (буллитлар буенча) исәбе белән җиңелделәр, һәм икенче урынны алдылар.

    26дан 28 августка кадәр Татарстан Республикасы көненә багышланган, 2006 елгы егетләр арасындагы Россия командалары катнашында аналогик турнир "Питрәч-Арена" боз сараенда узачак. Бозга "Нефтехимик" (Түбән Кама), "Дизель" (Пенза), "Сарматы" (Оренбург), "Кристалл" (Саратов), "Лада" (Тольятти) һәм "Питрәч" (Питрәч) командалары чыгачак.

    Уеннар 9:00дә башлана. Хоккейны яратучыларны үзләренең командаларына җанатыр өчен боз сараенда көтәбез! 0+

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: