Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Лидер бик зур аерма белән алда бара

Мини-футбол буенча район беренчелегенә беренче әйләнеш уеннары тәмамланды һәм икенче әйләнеш уеннары башланды. Хәзер командалар бер атнада икешәр уен үткәрә.

Беренчелек лидеры Питрәчнең «Виктория» командасы соңгы уеннар авыр бирелүгә дә карамастан, ышанычлы рәвештә алда баруын дәвам итә. Башта алар Шәленең «Легион» командасын җиңде (уен барышында 0:2 исәбенә оттыруга да карамастан), нәтиҗәдә, 4:2 исәбе белән җиңүгә иреште. Лидерларның берсе - «Аякс» (Ленино-Кокушкино) белән уенда тагын да авыррак җиңү яуланды – 3:2.
Беренче әйләнешнең соңгы уенында беренчелек лидерлары «Виктория» һәм «Скиф» очрашты. Бу уенда кабат лидер көчле булып чыкты, ул 6:4 исәбе белән җиңү яулады. Хәзер лидерның исәбендә 34 очко бар һәм алар «Аякс»тан тугыз очкога, «Арсенал», «Скиф» һәм «Олимп»тан унбер очкого алдан бара.
Әгәр хәзерге лидер алга таба да җиңүләр яулавын дәвам итсә, димәк, чемпионат тәмамланганчы берничә тур кала чемпион билгеле булачак.
Таблицаның аскы өлешендә дә киеренке көрәш бара, «Порто» икенче җиңүен яулады, бу юлы «Аврора»ны 4:3 исәбенә, ә «ТатХод» «МанСити»ны 2:1 исәбенә җиңде.
Артем Утяганов («Виктория») бомбардирлар арасында лидер, ул инде 38 туп кертте һәм 15 гол пасы бирде, 53 балл туплады. Роман Мяткин («Аякс») Артемнан ике тапкырга диярлек калыша, аның исәбендә - 26 балл (20+6).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, лидер, мини-футбол