Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Төп приз кабат кокушкинолыларда

    Районның унбер мәктәбеннән яшүсмер малай һәм кызлар җиңел атлетика буенча район беренчелегендә катнашты, ул Россиянең атказанган тренеры һәм спорт мастеры Василий Мастров истәлегенә багышланды. Алар тугыз спорт төре буенча ярышты. Ярышлар наратлыкта стадионда үтте.

    Җиңел атлетикага бик күпләр өстенлек бирә, аны юкка гына спорт патшасы димиләр. Ул алай ук зур финанс чыгымнары да таләп итми. Безнең районда да җиңел атлетика иң яраткан спорт төрләренең берсе. Стадионга йөздән артык җиңел атлетика белән шөгыльләнүче җыелды. Спорт сезоны башлануга гына да карамастан, укучылар яхшы күрсәткечләргә иреште. Һәр секторда киеренке көрәш барды. Җиңүче һәм призерларны бары берничә секунд һәм сантиметр гына аерды.

    Йөгерү төрләрендә район чемпионнары: Дмитрий Кудряшев (икенче мәктәп), Алевтина Блаченова (Ленино-Кокушкино) - 100 метрга йөгерүдә. Станислав Свиридов (икенче мәктәп) һәм кабат Алевтина Блаченова - 400 метрга йөгерүдә. Шәледән Энҗе Гыймадиева һәм Рәмис Шәяхмәтов 800 метр арада йөгерүдә җиңүче булды. Татар Тау Иленнән Рәмис Гәләвиев иң ерак арада җиңүче булды, ул 1500 метрга чапты.

    Катнаш эстафетада Ленино-Кокушкино командасы җиңде, икенче урында кощаклылар, өченче урында - беренче мәктәп укучылары.

    Шәледән Дәниф Мөхәммәдияров ядрә атуда беренче урын алды, беренче мәктәптән Лия Хәсәнова берьюлы ике спорт төрендә - ядрә һәм диск атуда район чемпионы булды. Бу мәктәптән Никита Мишухин дискны барысыннан да ераграк ыргытты.

    Сөңге атуда иң ераграк атканнар булып Илфинә Зәйнетдинова (Шәле) һәм Искәндәр Хәбибрахманов (беренче мәктәп) саналды.

    Озынлыкка иң ерагы Алия Сафина (икенче мәктәп) һәм Игорь Евсеев (Кощак) сикерде.

    Барлык ярышлардан соң команда исәбендә җиңүчеләр дә билгеләнде. Төп призны Ленино-Кокушкино командасы яулады, икенче урын беренче мәктәптә һәм өченче Шәле җиңел атлетчыларында. Алга таба урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 4. 2 нче мәктәп, 5. Богородск, 6. Кощак, 7. коррекцион мәктәп, 8. Чыты, 9. Надеждино, 10. Татар Тау Иле, 11. Кибәч.

    - Быел стартка кабаттан Кощак һәм Богородск авыллары вәкилләре чыгуы сөендерә, - диде ярышлардан соң беренчелекнең төп судьясы, балалар һәм яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллин, - даими рәвештә кечкенә мәктәпләр Кибәч һәм Надеждино катнаша, ә менә Иске Шигали, Колай, Татар Казысы, Керәшен Сәрдәсе һәм Күн мәктәпләре үзләренең спортчыларын район бәйгеләренә бөтенләй дә җибәрмәгәннәр.

    Судьялар ярышлар барышы һәм яшь җиңел атлетчыларның нәтиҗәләреннән канәгать калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: