Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Артур һәм Олег алтын медаль алып кайттылар

Питрәч спорт мәктәбендә тәрбияләнүче ике егет армспорт буенча Идел буе федераль округы чемпионнары булды. Шулай ук тхэквондо белән шөгыльләнүчеләр зур уңышларга иреште, алар Яр Чаллыдан төрле дәрәҗәдәге тугыз медаль белән кайттылар.

Армспорт. Питрәчтән ике чемпион

Түбән Новгородта яшүсмерләр һәм кызлар арасында Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Ярышларда Татарстан җыелмасы составында Питрәч спортчылары да катнашты. Артур Макаров ир-атлар арасында чемпион булды, ә Олег Фадеев (тренер Сергей Блохин) яшүсмерләр арасында алтын медаль яулады. Тагын дүрт питрәчле иң көчлеләр унлыгына керде. Илдан Сафин һәм Дмитрий Дудкин үз үлчәү категорияләрендә бишенче урын алды, Дмитрий Фурсов - җиденче, ә Антон Фирсов - сигезенче.

Олег Фадеев армспорт белән ике ел элек шөгыльләнә башлаган, ул 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы.

- Мин армспорт секциясенә дусларым чакыруы буенча килдем, - ди яшь чемпион, - һәм әлеге спорт төре миңа бик ошады. Монда тренер булып атказанган спорт мастеры Сергей Блохин эшли, коллектив та бик тату. Без атнага өч тапкыр шөгыльләнәбез. Ноябрь башында мин беренче тапкыр Татарстан беренчелеге ярышларында катнаштым һәм республика чемпионы булдым, ә бик тиздән тагын да мөһимрәк турнирда - Идел буе федераль округы беренчелегендә уңышка ирештем. Ике турнирда да двоеборье суммасы (уң һәм сул кул) буенча абсолют чемпион калдым (60 килограммга кадәр үлчәү категориясендә). Һәр көрәш алдыннан миңа көч тупларга тренер һәм дусларым ярдәм итә. Шул чакта гына уңышларга ирешергә була.

Олег армспорттан тыш, күп кенә яшьтәшләре кебек, спортның хәрәкәтчән төрләрен ярата, шулай ук робототехника белән шөгыльләнә, беренче һәм призлы урыннар яулый.

Тхэквондо. Чаллыдан медальләр белән

Яшүсмерләр һәм кызлар җыелма командасы Яр Чаллыда ачык беренчелектә катнашты. Анда Татарстан һәм Чебоксар шәһәрләреннән 150гә якын кеше катнашты.

Ангелина Ушатова, Элиза Нәбиуллина һәм Данил Максимов үз үлчәү категорияләрендә турнир җиңүчесе булды. Регина Савина һәм Данияр Сәлахетдинов көмеш медаль яулады. Виктория Никитина, Максим Кнайнов, Данил Гарифуллин һәм Марсель Фәхретдинов бронза призер. Безнең команданың тренеры Илдар Рәхимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X