Эш булса, авылда калырга әзерләр

Нинди генә тармак турында сөйләмә, барысында да яшьләргә юл ачык. Авыл хуҗалыгына яшь белгечләр бигрәк тә кирәк. Аларны җәлеп итәр өчен безнең Питрәч районында ел саен чыгарылыш сыйныф укучылары өчен районның алдынгы хуҗалыкларына экскурсияләр оештырыла.
Быел экскурсия "Ак Барс Питрәч" агрофирмасына оештырылган иде. Ул машина-трактор паркында һәм терлекчелек комплексында үтте. Монда Татар Тау Иле, Күн, Чыты, Шәле һәм башка мәктәп укучылары катнашты. Чараның төп максаты - яшьләрне авыл хуҗалыгы белгечлекләре белән таныштыру һәм яшьләрне тормышларын авыл белән бәйләүләренә ирешү. Бүген авыл хуҗалыгы тамырдан үзгәрде. Ул үсә, компьютерлаша һәм яңа заманча технологияләр кертелә, хезмәт хакы арта, эш җиңеләя.
Экскурсия вакытында битарафлар булмады. Мәктәп укучылары һәр техниканы, җиһазны кызыксынып карады. Татар Тау Иле урта мәктәбе укучысы Алсу Хөснетдинованы чит илдән кайткан машиналар кызыксындырды.
- Аларның зурлыгы, функцияләре гаҗәпләндерә. Барысы да компьютерлашкан, белемең булмаса, эшли алмассың да, - ди ул.
Ә Күн авылыннан Алсу Галимбәкова ветеринария табибы булырга хыяллана икән. Югары белем алып, районга кайтырга дигән планнар кора.
- Сыйныфташларның күпчелеге авылда калырга тели. Ләкин моның өчен барлык шартлар да булырга тиеш. Беренче чиратта, җаныңа ошаган эш, - дип фикерләре белән уртаклашты ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.5400
-
4 март 2021 - 09:42Питрәч районында итекле хоккей буенча районның беренче ачык турниры узды Анда барлыгы 12 команда катнашты.6200
-
4 март 2021 - 08:56Безнең район сәламәтлек саклау буенча Татарстанда иң яхшылар өчлегендә Республика медицина учреждениеләре рейтингында без Казан һәм Саба районы белән 1-3 урыннарны бүлешәбез.6600
-
27 февраль 2021 - 00:21Музыкаль котлаулар
-
27 февраль 2021 - 00:19Питрәч районы яңалыклары
-
3 март 2021 - 12:48Питрәчлеләрне чаңгы ярышларына чакыралар5 мартта наратлыкта «Россия чаңгы юлы - 2021» традицион массакүләм чаңгы ярышлары узачак.15100
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.161100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.133500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.131000
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.130300
-
4 февраль 2021 - 15:48КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #9 / "Җ" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.126700
-
5 гыйнвар 2021 - 14:15Питрәчтә район башлыгыгың Раштуа чыршы бәйрәме узды Авыр тормыш хәлендә калган, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар бүген район мәдәният йортына җыелды.111700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-927-443-69-25 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика