Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Физик әзерлекләрен тикшерделәр, күпләр хезмәткә һәм оборонага әзер

Балалар яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе бинасында ГТО нормаларын тапшыру үтте. Анда район хакимияте, шулай ук мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре коллективлары катнашты.

2013 елда сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча программа үсеше кысаларында РФ Президенты "Хезмәткә һәм оборонага әзер" нормаларын тапшыруны яңарту инициативасы белән чыкты. 2016 елда ГТО нормаларын тапшыру мәктәп программасының мәҗбүри пунктына әверелде, ул чакта 18 яшьтән узган гражданнарга ГТО нормаларын тапшыру ирекле иде.

ГТО комплексы районның барлык кешеләре арасында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең абруен күтәрүгә, шулай ук балалар, яшьләр, олылар арасында сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар төрле дисциплиналарда үзләренең физик әзерлекләрен тикшерде. Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексының тестларын үтү буенча беренче этабы берничә мәйданчыкта барды, анда катнашучылар гимнастика эскәмиясендә алга таба бөгелде, түбән перекладинага күтәрелде, идәннән күтәрелделәр, урыннан озынлыкка сикерделәр, ә ир-атлар гер дә күтәрде. Шулай ук һәркемне яткан һәм утырган килеш пневматик мылтыктан ату көтә иде. Әлбәттә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен нормативлар шактый аерылып тора, һәм алар төрле яшьтәгеләр өчен төрле. Шунысы куандыра, профессиональ спортчылар булмасалар да, билгеләнгән нормативларны җиңел үтәделәр, хәтта арттырып та үтәделәр. Мәҗбүри күнекмәләр җыелмасы да бар иде, шулай ук үз көчен сынап карарга теләүчеләргә күнекмәләрне сайлап алу мөмкинлеге дә бар иде.

Чыты авылы мәдәният йорты директоры Миңнур Шәмсетдинов балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбенә көр күңел белән килгән:

- Көннәр салкын булуга да карамастан, кәефләр яхшы, - диде ул. - Бүген безнең күбебез компьютер артында утыра, кулларыннан мобиль телефон төшми һәм бик аз хәрәкәтләнә. Ә мондый чара, ГТО нормаларын тапшыру безнең тормышны төрлеләндерә, хәрәкәтләнергә һәм үзеңне хезмәткә һәм оборонага әзерлегеңне тикшерү мөмкинлеге бирә.

- Мондый чаралар коллективны берләштерә, безгә нәрсәгә сәләтле булуыбызны тикшереп карау мөмкинлеге бирә, - дип хис-тойгылары белән уртаклашты "Кыңгыраучык" балалар бакчасының музыка хезмәткәре Ольга Юнысова. - Без бөтен гаиләбез белән сәламәт тормыш рәвеше алып барабыз: иртәләрен йөгерәбез, урманга чаңгы шуарга йөрибез. Шуңа күрә дә миңа нормативлар тапшыру авыр булмады. Барлык дисциплиналардан перекладинага тартылу гына авырлык тудырды, бу бик җиңел түгел икән.

- Яңадан ГТО нормаларын тапшыра башлауга уңай карыйм. Монда һәркем елмая, барысы да канәгать һәм аларга бу бик кызык, - дип үз фикерен белдерде район үзәгенең балалар сәнгать мәктәбенең вокал буенча педагогы Алсу Сәйфетдинова. - Әлбәттә, аларның бик азы гына спорт белән шөгыльләнә һәм физик формасы турында кайгырта, әмма мин кызым белән урамда җәяүләп озаграк йөрергә тырышам, урманга төшәбез, саф һавада йөрибез, кыскасы, бер урында тик торырга кирәкми, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Спорт - бу сәламәтлек, ә бүгенге чара безне аңа якынайта. Һәм тагын, күпләр өчен мондый физик әзерлекне тикшерү стимул булырга мөмкин һәм физик күнегүләр ясый башлау, урманга чаңгыларда йөрергә төшү турында уйланырга мәҗбүр итәр, бәлки. Моны киләсе елда күрсәткечләреңне яхшырту өчен генә түгел, ә сәламәтлегеңне ныгыту өчен дә эшләргә кирәк.

Алда тагын бер этап - катнашучыларга билгеле бер арага йөгерү һәм чаңгыда йөрү буенча нормативларны тапшыру.

Күпләрнең теге яки бу күнегүләрне җиңел генә үтәүләрен исәпкә алсаң, катнашучыларның күбесе хезмәткә һәм оборонага әзер дигән фикергә килергә була.

Афәрин! Алга таба да шулай дәвам итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса