Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • КОТЛАУ

    Хөрмәтле район мөселманнары!

    Сезне ихлас күңелдән мөселманнарның якты бәйрәме - Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

    Бу бәйрәм барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләрендә миһербанлылык һәм шәфкатьлелек хисләре уята.

    Әлеге бәйрәм ярдәмгә мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар күрсәтергә чакыра. Бу көн иманнарыбызны, ниятләребезне һәм гамәлләребезне пакъләндерергә, начарлыклардан арынырга ярдәм итә. Бу көндә мөселман кардәшләребез якыннарыннан кичерү сорыйлар, илгә-көнгә тынычлык, иминлек сорап дога кылалар.

    Район мөселманнары туган җиребездәге тынычлыкны саклауга, аны ныгытуга зур өлеш кертәләр.

    Изге, якты бәйрәм барыбызга да көч һәм илһам өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм өмет китерсен! Барчабызга да Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә ирешергә насыйп булсын! Сабырлык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар аерылгысыз юлдашыбыз булсын. Барыгызга да гаилә бәхете, сәламәтлек, иман ныклыгы, күңел күтәренкелеге, имин тормыш, тыныч көннәр телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: