Пиротехника - уенчык түгел
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәргәндә, бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен, төрле пиротехника кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга һәм үтәргә кирәк.
Теләсә нинди пиротехника куркыныч тудыра. Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәмичә генә пиротехник эшләнмәләрне куллану күп кенә янгыннарның, травмаларның, хәтта кешеләрнең, еш кына балалар һәм яшүсмерләрнең үлеменә сәбәп булып тора. Үзегезнең, балаларыгызның сәламәтлеген һәм тормышын саклап калу өчен берничә файдалы киңәш.
Пиротехника сатып алганда, һичшиксез, аның инструкциясе белән танышыгыз. Әгәр рус телендә мәгълүмат юк икән, эшләнмә сертификацияләнмәгән, һәм алардан файдалану бик куркыныч дигәнне аңлата. Эшләнмәнең яраклылык вакытын тикшерегез. Аны җитештерүче үзе билгели һәм бу срокны озайтырга беркем дә хокуклы түгел. Пиротехник эшләнмәләрне кибетләрнең махсус бүлекләреннән генә сатып алырга кирәк, саклау шартлары үтәлмәгән базарлардан пиротехника сатып алмагыз. Температура режимнарын үтәмәү сәбәпле, сатып алынган пиротехника эшләп китмәскә яки кулда эшләп китәргә мөмкин.
Мондый эшләнмәләрнең барысында да тәңгәллек сертификатлары, шулай ук куллану буенча җентекле инструкцияләр булырга тиеш.
Пиротехник эшләнмәләрне биналарда, шулай ук түбәләрдә, балкон һәм лоджияларда, шартлау һәм янгын куркынычлары булган объектлар территорияләрендә, электр линияләре янында, концерт һәм тантаналы чаралар үткәргәндә, парклар территориясендә куллану тыела.
Иң элек, фитильгә ут төрткәнче, сез эшләнмә өстенең кайда һәм янучан элементларның каян очып чыгачагын белергә тиеш. Фейерверкларны хәтта шаяртып та тамашачылар ягына очрырга ярамый.
Салют аттыру мәйданчыгы тигез булырга тиеш, аның өстендә агачлар, электр линияләре һәм башка каршылыклар булырга тиеш түгел. Моннан тыш, ул торак йортлардан кимендә 50 метр ераклыкта булырга тиеш. Ишегалларында, фатирларда, йортлар янында һәм зур булмаган территорияләрдә ракеталар җибәрмәгез. Шуны исегездә тотыгыз, эшләтеп җибәрү өчен инструкциядә күрсәтелгән һәр конкрет әйбер булырга тиеш. Ут төрткәннән соң кулда эшләнмәне тотмагыз, аны үзегездән 5-6 метрга ташлагыз яки фитиль яндырылганнан соң, җиргә салыгыз һәм тиз арада 5-6 метр ераккарак китегез. Фейерверкларны ике тәүлеккә кадәр суга салып тотарга һәм юкка чыгарырга кирәк. Шуннан соң аларны көнкүреш чүп-чары белән ташларга була.
Шуны исегездә тотыгыз, 16 яшькә җитмәгән кешеләргә фейерверклар һәм петардалар сату тыела.
Бәхетсезлек очрагы булган очракта, кичекмәстән 01 телефонына яки бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтенә «112» телефонына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа