“Питрау-2016” кунаклар көтә
12 июльдә Янсуар авылында һәркемнең яраткан бәйрәме - Питрау билгеләп үтеләчәк. Быелгы бәйрәмнең үзенчәлеге шунда, ул төгәл ун ел элек Янсуар мәйданында билгеләп үтелә башлады.
Питрау керәшеннәрнең иң олы бәйрәмнәренең берсе. Традицион рәвештә аны апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнендә, Питрау уразасы тәмамланганнан соң билгеләп үтәләр. Элек-электән Питрауда гореф-гадәт һәм йолалар үтәлгән. Питрауда җәйнең соңгы уеннары үткәрелгән, аннан соң авыл халкы уракка төшкән. Бу көннән соң табигать тә үзгәрешләр кичерә, көзнең якынлашуына ишарә ясый.
Янсуар авылында Питрау бәйрәме ел саен үткәрелә һәм әлеге чарада катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Монда төрле кызыклы ярышлар, уеннар, бәйгеләр үткәрелә, алар керәшен татарларының көнкүрешләре һәм бәйрәмнәре турында сөйли.
Районның төрле авылларыннан килгән командалар бер-берсе белән печән чабу яки утын кисү буенча ярышта катнашып, керәшеннәрнең мәдәнияте турында белгәннәрен күрсәтә.
Моннан тыш, фитобар эшләячәк, анда хуш исле үлән чәеннән авыз итәргә мөмкин булачак. Элек-электән Питраудан соң үләннәрнең шифасы югала бара дип санаганнар, шуңа да аларны бәйрәмгә кадәр җыеп калырга кирәк. Яшь кызларны тәкыя үрергә өйрәтәләр. Керәшеннәрнең бу борынгы традициясе соңгы вакытларда популярлаша бара. Шулай ук сез монда мунча себеркеләре запасы туплый аласыз. Сезнең игътибарга кул эшләре осталары әйберләрен тәкъдим итәчәкләр: кулдан чигелгән матур сөлгеләр, мендәр тышлары, җәймәләр.
Питрау-2016 программасында традицион милли көрәш, армспорт, баганага менү, чабыш һәм башка халык уеннары булачак. "Питрау чибәре" конкурсы бәйрәмгә ямь өстәячәк.
Хөрмәтле питрәчлеләр һәм кадерле район кунаклары сезне бәйрәмдә көтеп калабыз, чара 17.00 сәгатьтә башлана. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа