Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Районда автобус пассажирларын тикшерәләр

Әлегә хокук бозу очраклары ачыкланмаган.

Шушы көннәрдә гомуми файдаланудагы транспорт, ягъни авыл автобуслары комиссия тикшерүе уза. Ул өч маршрут буенча йөри:
Питрәч-Шәле, Питрәч-Кәвәл, Питрәч-Янсуар. Битлек режимын үтәүгә игътибар юнәлтелә. Әлегә хокук бозу очраклары ачыкланмаган. Бу язын машина йөртүчеләр һәм пассажирлар белән профилактик эш алып барылуы белән аңлатыла.

- Мин көн саен җәмәгать транспортында йөрим, чөнки Керәшен Сәрдәсендә яшим, ә Питрәчтә эшлим. Автобуска кергәндә һәрвакыт битлек киям. Аны урамга чыккач кына салам. Моны тикшерүләрдән һәм штрафлардан куркып эшләмим. Битлек коронавирус һәм башка инфекцияләрдән саклый дип саныйм, - ди Маргарита Петрова.

Тиздән мәктәп автобусларын тикшерү башланачак.

Бу мөһим: Эпидемиологик хәл әле дә тынычланырга мөмкинлек бирми. Бигрәк тә хәзер, грипп һәм салкын тию сезо
нында. Автобусларда, сәүдә үзәкләрендә, кибетләрдә саклагыч битлек киеп йөрүне дәвам итәргә кирәк. Үз сәламәтлегегезне һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген саклагыз!

Цифрлар: 22 октябрьдә Татарстанда Ковид-19 белән 48 зарарлану очрагы теркәлгән, шуларның 1се Питрәч районында. Пандемия башланганнан бирле безнең республикада коронавирус белән авыруның 7991 очрагы ачыкланган.

 


 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X