Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Шигалилеләр әлеге бүләкне озак көтте

Узган ел Шигали авыл җирлеге өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Быелгысы да шундый булырга охшап тора. Моңа төпле нигез салынган инде - Иске Шигалидә 200 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк төзелеше башланды.


2014 елда Иске Шигали авылында шактый уңай үзгәрешләр күзәтелде - республика гранты средстволарына (1 миллион сум) авылда 1660 метрда юллар рәткә китерелде, ике урам юлына вак таш түшәлде, декабрьнең соңгы көннәрендә яңа мәчет ачылды, чиркәү төзелеше дәвам итә. 2015 ел да шундый ук рухта башланып китте.
Проект буенча күпфункцияле үзәк тә авылны бизәп торачак. Монда клуб, китапханә, авыл җирлеге башкарма комитеты һәм полиция терәк пункты урнашачак. Янәшәсендә зур гына спорт мәйданчыгы булдырылачак. Анда яшьләр хоккей, волейбол, баскетбол уйный алачак. Авыл халкы әлеге үзәкнең ачылышын түземсезлек белән көтә.
- Без дусларыбыз белән хоккей, воркаут (урам фитнесы) белән шөгыльләнәбез, футбол уйнарга яратабыз, - ди Сергей Харитонов. - Әлбәттә, үзәкнең төзелеп беткәнен түземсезлек белән көтәчәкбез. Аның нинди булачагы белән кызыксынабыз. Хәзерге вакытта без мәктәп спорт залына йөрибез. Шундый мәйданчык безгә җитешми дә инде.
- Ә миңа үзәк урнашачак урын бик ошый, бу мәдәни үзәк өчен менә дигән җир, - диде Любовь Тимофеева. - Җылы көннәрдә бала-чага, яшьләр монда җыела иде. Өстәге урамда яңа йортлар да күп. Хәзер клубны да, китапханәне дә монда күчерәчәкләр. Балаларга өйләреннән ерак булмаячак. Аларга урам аша да чыгасы булмый.
Үзәк төзелеше эшләре 1 декабрьдә башланды, ул кызу темплар белән бара.
- Эшчеләр дә, төзелеш материаллары да бар, - дип билгеләп үтте прораб Илдус Шәрипов. - План буенча объектны сентябрьгә тапшырырга тиешбез. Шулай да эшне җәй башына төгәлләргә тырышачакбыз. Хәзерге вакытта монда 10 эшче белгеч эшли. Көннең нинди булуына карамастан, без һәркөн эштә.
Проект буенча әлеге үзәк төзелешенә республика бюджетыннан 12 миллион сум бүлеп бирелгән. "Авыл клублары" программасы Питрәч районында беренче елын гына уңышлы гамәлгә ашырылмый. 2016 елга да планнар бар. Мондый яңарышка Керәшен Сәрдәсе авылы мохтаҗ.
Моннан тыш мәдәният өлкәсендәге шактый уңай үзгәрешләрдән тыш, тагын берничә сөенечле вакыйгалар көтелә.
- Бик тиздән Яңа Шигали авылында ФАП төзелеше башлана, барысы да әзер, - ди авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сәлахиев. - Моннан тыш, иң борчыган проблеманы хәл итәргә җыенабыз - торак пунктны су белән тәэмин итү. Моның өчен киләчәктә ике яңа скважина борауларга планлаштырабыз. Бездә җәен су проблемасы кискен тора. Дөрес, коммуникация, алар искергән. "Чиста су" программасы ярдәмгә килер иде, әмма барлык авылларда торбаларны берьюлы алыштыру мөмкин түгел. Шулай да бу юнәлештә эшне дәвам итәбез. Шулай ук урамнарны яктыртуны яхшыртасы иде, әмма техник мөмкинлекләр чикле.
Моннан тыш, авыл җирлеге территориясендә часовня төзелә. Дөрес, Фәргать Сәлахиев сүзләренә караганда, бу эштә җәмәгатьчелек һәм меценатларның актив катнашуы сизелми. Эшнең күп өлеше башкарылган. Эчке бизәлеш кенә калган.
Әлеге авыллардагы үзгәрешләр район хуплавы һәм республика программаларын тормышка ашыру бәрабәренә ирешелә. Әлбәттә, инде халыкның актив позициясе зур роль уйный.
- Бездә халык инициативалы, кызыксынучан, - дип билгеләп үтте Фәргать Сәлахиев. - Аларга шуның өчен зур рәхмәт!

Соңгы елларда Питрәч районында "Авыл клублары" республика программасы буенча 3 күпфункцияле үзәк төзелгән: Пановкада, Богородскида, Кибәчтә. Моннан тыш, 2014 елда Шәледә авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X