Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

”Сәлмәтлек көне” кызыклы конкурсларга бай булды

Узган ял көннәрендә питрәчлеләр һәм район кунаклары саф һавада ял итү, бәйгеләрдә катнашу, чаңгыда йөрү өчен кабат наратлыкка җыелды. Бу юлы сәламәтлек көне "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип аталды һәм аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, профсоюз оешмалары һәм мәдәният бүлеге оештырды.

- Бүген без бәйрәмгә бик теләп килдек, - диде "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ хезмәткәрләре Гүзәл Курмышова, Эльвира Яруллина һәм Физалия Никитина, - эш атнасыннан соң йорт мәшәкатьләреннән арынып, урман һавасын сулап, конкурсларда катнашып, рәхәтләнеп ял итүгә ни җитә. Аркан да тарттык, эстафеталарда да катнаштык, биедек, кыскасы, күңелле ял иттек.

Аларың хезмәттәше Александр Астраханцев та командасын үзе артыннан калдырмады, ул бер-бер артлы призлар алып кына торды.

- Иң мөһиме катнашу, шулай да призлар алу бик күңелле, барыбызның да күңелләре күтәренке, гафу итегез, мин питрәччә боулингта (уенда катнашучылар покрышкалар белән газлы су шешәләрен бәреп аударырга тиеш) катнашырга киттем, минем чиратым җитте, - диде Александр һәм кабат үзенең осталыгын, җитезлеген күрсәтте, әлбәттә инде чираттагы призын алды.

Авыл боулингы бик күпләрне бергә җыйды. Литр ярымлы пластик "кегл"ләрне җиңел автомобиль покрышкалары белән бәреп аудару җиңелләрдән түгел. Авыр резина боҗралар бер-бер артлы кар көртләренә барып төште. Шулай да кайберәүләр шешәне аударып, призга лимонад алуга иреште.

Иң күңелле конкурсларның берсе - "Призны үрелеп ал" иде. Монда катнашучылар резин бау каршылыгын җиңеп, призны үрелеп алырга тиеш иде. Төп приз һәркемне кызыктырырлык, хуш исе белән үзенә тартып торды. Әлеге конкурста җиңүче бер порция шашлык алды. Беренче булып кайнар призга Күннән Ләйсән Исмәгыйлова үрелде. Әлеге конкурста ир-атлар да, хатын-кызлар да, балалар да, шулай ук гаиләләр дә катнашты, аларның күбесе төрле күңелле сюрпризлар алды.

Әлеге уеннардан тыш башка конкурслар да булды. Аларда "Ак Барс" кошчылык копмплексы" ҖЧҖ, "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ, "Газовик" ҖЧҖ һәм авыл хуҗалыгы идарәсе командалары катнашты. Башка хуҗалык һәм оешмалар да үз командаларын җыеп алып килсәләр тагын да күңеллерәк булыр иде. "Сәламәтлек көннәре" саф һавада рәхәтләне ял итү өчен бик яхшы чара бит, югыйсә.

Сүз уңаеннан, алга таба тагын берничә сәламәтлек бәйрәмнәре оештырылачак. 28 февральдә "Кышкы карусель" үтәчәк. Бу юлы күбрәк халык җыелыр дип өметләнеп калабыз, кызыклы уеннарны үз күзләрең белән күрүдән дә, аларда турыдан-туры катнашудан да яхшысы юктыр мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса