Яшьләр эш эзли

Мәшгульлек үзәген яшьләр үз итми. Дәүләт учреждениесенең төп клиентлары - утыз яшьтән узган кешеләр. Хезмәт биржасы ни өчен яшьләрне канәгатьләндерми?
Сәбәпләре бик күп. Шуларның берсе, мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән вакансияләр яшьләр өчен кулай түгел.
Сер түгел, яшьләр мәшгульлек үзәгенә ышанып бетми, шуңа күрә дә бирегә килергә бик ашкынып тормый. Ни өчен? Бер танышым: "Анда беркайчан да юньле эш тәкъдим итмиләр", - диде. Анда күбесенчә, өлкән яшьтәгеләр мөрәҗәгать итә. Яхшы эш табу өчен, кем әйтмешли, бер пот тоз ашарга кирәклеген күпләр белә. Шул ук вакытта эш эзләүнең үз кагыйдәләре дә бар. Ничек дөрес итеп эш эзләргә? Әлеге сорау белән без Казан кадрлар агентлыгы хезмәткәре, психолог Рәзил Вәлиевка мөрәҗәгать иттек. "Эш эзләү үзенчәлекле уен ул. Аның бик күп ысуллары бар. Мин сезгә шуларның җидесен китереп китәм", - диде ул.
Беренче ысул - бу танышлар һәм дуслар. Бу ысул һәр чорда да үз эшен эшләгән. Тик тиз арада карьера ясыйм дип уйламагыз. Бар да сезнең компаниягә никадәр туры килүегездән тора.
Икенче ысул - резюме. Бу очракта иң мөһиме - аны дөрес итеп тутыра белү. Резюмыгыз күпме аңлаешлырак һәм ачыграк булса, аны укуларына өмет тә шулкадәр зуррак. Бүген резюмыгызны калдырыр өчен кадрлар агентлыгы эшли.
Өченче ысул - эш бирүче белән турыдан-туры аралашу. Сез үзегезгә яраклы эш таптыгыз. Бары теләгегезне тормышка ашырырга гына кирәк. Резюмы җибәрүдән тыш, компаниягә барып үзегез белән таныштырырга кирәк. Әгәр анда сезгә яраклы вакансия табылмаса, һичьюгы үзегезнең резюмыгызны калдыра аласыз. Бу очракта бер түгел, берничә оешмага барырга кирәк.
Дүртенче ысул - Интернет. Бу бүген эш эзләүнең иң киң таралган ысулы. Барлык компанияләрнең сайтларында вакансия дигән рубрика бар. Сез аларда үзегезгә кирәкле бик күп мәгълүмат ала аласыз.
Бишенче ысул - социаль челтәр. Соңгы вакытта күп оешмалар квалификацияле эшчеләр табуда нәкъ менә социаль челтәрләрдән файдалана. Чөнки яшьләр күп вакытларын социаль челтәрләрдә уздыра. Шуның өстенә, эш бирүче биредә вакансияләрне кызыклы, стандарт булмаган төрдә тәкъдим итә ала. Тик монда да итагатьлелекне сакларга кирәк, артык мавыгып китәргә ярамый.
Алтынчы ысул - кадрлар агентлыгы. Кадрлар агентлыгына мөрәҗәгать иткәнче, иң беренче, аның нинди юнәлештә эшләвен ачыклагыз. Әгәр тиешле урынга мөрәҗәгать итмәсәгез, акчагызны бушка сарыф итү булачак.
Җиденче ысул - мәшгульлек үзәге. Халыкта бик ышаныч казанмаса да, кайчакларда биредә дә яхшы эш урыннары килеп чыгарга мөмкин. Һичьюгы кайсы оешмаларга яшь, энергияле кадрлар кирәклеген белерсез.
Соңгысы, әгәр сез үзегезгә яраклы эш урыны тапсагыз, иренмәгез, аның турында барлык мәгълүматны туплагыз. Әңгәмә вакытында сезгә, һичшиксез, ни өчен бу оешманы сайладыгыз дип сорау бирәчәкләр. Әгәр ышанычлы итеп җавап бирсәгез, эш бирүчедә уңай фикер калдыра алачаксыз. Бу сезнең әлеге оешмада кечкенә генә булса да беренче җиңүегез булачак. Максатчан булыгыз, шул вакытта гына барысына да ирешә алырсыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 12:38Мини-футбол буенча район чемпионатының иң яхшы снайперы кем булыр? Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча даими район чемпионаты ахырына кадәр бер тур кала. Шуннан соң сигез иң көчле команда арасында плей-офф сериясендә чемпион исеме өчен уеннар башланачак һәм 2022 елгы сезон призерлары билгеле булачак.14600
-
18 август 2022 - 07:44Питрәч районы тарихчыларының китабы тәкъдим ителде Очрашу Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылды.19000
-
17 август 2022 - 14:18Августта питрәчлеләрне өстәмә ял көне көтә Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте искәртте.34500
-
17 август 2022 - 13:33Питрәчтә пенсионерлар өчен бию буенча мастер-класслар оештырыла Хореограф Илнур Хәлимов җитәкчелегендә барлык теләүчеләр дә полонез (бию-йөреш), немец вальсы һәм кадриль биергә өйрәнделәр.34900
-
17 август 2022 - 12:59Питрәч районында «Яшь гвардия» палаткалы лагере эшли Анда балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, ату, кул сугышы һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр.36300
-
16 август 2022 - 12:50Питрәч районы яңалыклары
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
18 август 2022 - 12:38Мини-футбол буенча район чемпионатының иң яхшы снайперы кем булыр? Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча даими район чемпионаты ахырына кадәр бер тур кала. Шуннан соң сигез иң көчле команда арасында плей-офф сериясендә чемпион исеме өчен уеннар башланачак һәм 2022 елгы сезон призерлары билгеле булачак.14600
-
18 август 2022 - 07:44Питрәч районы тарихчыларының китабы тәкъдим ителде Очрашу Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылды.19000
-
17 август 2022 - 14:18Августта питрәчлеләрне өстәмә ял көне көтә Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте искәртте.34500
-
17 август 2022 - 13:33Питрәчтә пенсионерлар өчен бию буенча мастер-класслар оештырыла Хореограф Илнур Хәлимов җитәкчелегендә барлык теләүчеләр дә полонез (бию-йөреш), немец вальсы һәм кадриль биергә өйрәнделәр.34900
-
17 август 2022 - 12:59Питрәч районында «Яшь гвардия» палаткалы лагере эшли Анда балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, ату, кул сугышы һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр.36300
-
18 август 2022 - 11:20Питрәч районы эчендә йөри торган автобус янәдән рейсларга чыктыРасписаниене исегезгә төшерәбез.17100
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов16400
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.231100
-
18 август 2022 - 09:30Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.287900
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**252100
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган235000
-
29 июль 2022 - 11:14Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз артуы күзәтелә, әмма яңа чикләүләр кертү таләп ителми.201900
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.201600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика