Яз ашыктыра: техника ремонтын тизләтергә кирәк

Яз үз хокукларын алды. Тиздән игенчеләр өчен иң җаваплы чор - язгы-кыр эшләре башлана. Районда авыл хуҗалыгы техникасын язгы-кыр эшләренә әзерләү тулы куәткә бара.
- Язгы-кыр эшләренә әзерлек план буенча бара, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ирек Сабиров. - Хуҗалыкларда ремонтчылар, механизаторлар әлеге мөһим чарага җаваплы карый, машина-трактор паркларында тырышып эшли.
Быел яз иртә килергә охшаган, шуңа күрә ремонт эшенә җәлеп ителгән һәр кешенең тырышып эшләве таләп ителә.
Бүгенгә "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасы", "Соя Колай", "Агрострой", "Казан нәсел атлар заводы" "Рацин Шәле" хуҗалыкларында техника әзерлеге 90-95 процент тәшкил итә. Калганнарга да ашыга төшәргә кирәк - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы барлык техниканы 1 апрельгә әзерләп бетерү бурычы куйды.
Мартның соңгы ун көнендә техниканы ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район белгечләреннән торган махсус комиссия кабул итә башлаячак.
"Соя Колай" хуҗалыгында җир биләмәләре 4100 гектар тәшкил итә, быел 2982 гектарында сабан культуралары чәчәргә планлаштыралар.
- Бездә техника эшкә әзер, - ди хуҗалыкның баш инженеры Александр Калашников. - Слесарь-ремонтчылар Алексей Козлов, Тимофей Романов, эретеп ябыштыручылар Николай Антонов, тимерче Александр Титов, токарь Виктор Парфенов һәм механизаторлар тырышлыгы ярдәмендә моңа ирештек. Без чәчү башланганын гына көтәбез.
Николай Антонов туган хуҗалыгында электр газ белән эретеп-ябыштыручы булып 36 ел эшли. Ул әлеге һөнәрне Чита шәһәрендә армиядә хезмәт иткәндә үзләштерә. 1979 елдан бирле бер генә чәчү һәм урып-җыю эше дә аннан башка узмый.
Мин СПТУ-93 тә укыдым, анда тракторчы-машинист һөнәрен алдым, шулай да миңа эретеп-ябыштыручы эше күбрәк ошый, - ди үз эшенең остасы Николай Викторович. - Без, ремонтчылар, беркайчан да эшсез утырмыйбыз.
Белгечләр һәм хезмәттәшләре дә аның турында яхшы фикердә:
- Безнең Николай һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, беркемне дә кире борып җибәрми.
10 мартта районда авыл хуҗалыгы агрегатларының язгы-кыр эшләренә әзерлеге 93 процент тәшкил итә, тракторларның 91 проценты әзер.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 08:28Мартта кайсы питрәчлеләргә бәхет ишелер? Йолдызнамәнең дүрт билгесенә, дип ышандыра астрологлар.700
-
28 февраль 2021 - 07:44«Ел хатын-кызы» конкурсында безнең район данын 4 катнашучы яклаячак Һәрвакыттагыча, быел «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы берничә номинация буенча, әмма дистанцион режимда узачак. Конкурсантлар үзләре турында эссе, фотографияләр, электрон презентация, видеороликлар әзерлиләр.1400
-
27 февраль 2021 - 14:37Питрәч районында акрынлап сарыкчылык та үсеш ала Сарыкчылык белән 7 хуҗалык шөгыльләнә, аларда төрле токымдагы 2300 баш терлек бар. Алар арасында иң зур хуҗалык КФХ - Н.К.Исмәгыйлев, анда 850 сарык бар.3400
-
27 февраль 2021 - 11:34Питрәч хоккейчылары өченче урынга чыкты ЕХЛ беренче дивизионында чираттагы тур уеннары узды.3700
-
27 февраль 2021 - 09:41Питрәч хуҗабикәләренә өйне уңайлы, заманча һәм зәвыклы итү серләрен ачабыз Декоратор Сиринә Кыямова хатын-кызларны борчыган сорауларга җавап.3600
-
27 февраль 2021 - 00:21Музыкаль котлаулар
-
27 февраль 2021 - 00:19Питрәч районы яңалыклары
-
25 февраль 2021 - 08:12Питрәч керәшеннәренең мәдәният айлыгы иртәгә тәмамланачак26 февраль көнне 18 сәгатьтә «Җакын дуслар җыелышкач" дип исемләнгән бәйрәм концерты көтелә.9600
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.160300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.133300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.130600
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.130000
-
4 февраль 2021 - 15:48КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #9 / "Җ" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.126400
-
30 декабрь 2020 - 11:23Мөфти Равил Гайнетдинне «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләделәр Шул уңайдан күренекле якташыбызга ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.113300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-927-443-69-25 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика