«СалаваTik»лар «Лап-лап» җырын башкара
«СалаваTik»лар башкаруында YouTube каналда өр-яңа җыр дөнья күрде.
«СалаваTik»лар Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Ренат Харис сүзләренә язылган «Лап-лап» җырын башкарды.
Ренат Харис – төрле темаларга иҗат итүче әдип. Ул үз иҗатында кече яшьтәге балаларны да онытмый. Авылда туып үскән шагыйрь буларак, авыл дөньясының матурлыгы, табигате аңа яхшы таныш, табигатькә булган мәхәббәте аның балаларга багышлап язылган әсәрләрендә дә чагылыш тапкан. Әсәрләрнең теле гади, үтемле, җыйнак, аңлаешлы, шуңа күрә алар бик тиз отып алына. Балалар күңеленә тәэсир итү алымы көчле. «Лап-лап» шигыре дә шундыйлардан:
Лап-лап, лап-лап,
аю килә атлап.
Бөтен төше тузан,
чәче-башы тузган.
Авторның балачак хатирәләре аның күңелендә әле дә саклана, аның әсәрләре дә шул хакта сөйли.
Әлеге шигырь юллары нәни укучыларда табигатьнең җан ияләренә мәрхәмәтле, кызганучан караш тәрбияли.
...куян туп уйнаган...
Туп очкан да киткән,
Төшкән ул чокырга,
Аю тупны күргән,
Алып менеп биргән.
«Лап-лап» шигыре җыентык булып басылгач та, композиторлар Фәридә Фәизова, Шамил Тимербулатов көй иҗат иткәннәр. Шул рәвешле балалар музыкасы бик матур җыр белән баетылган.
«СалаваTik»лар да әлеге җырны бик яратып башкара. Араларында иң кечкенә «СалаваTik» Сәидә Гарифуллинага видеога төшерү моментлары бигрәк тә ошаган икән. «Ютубта видеоның чыканнын һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алабыз. «Лап-лап» җырын бигрәк тә. Чөнки съемка вакытында без зу-ур гәүдәле аю белән биедек». – дип искә ала Сәидә. Ә аю ролендә – «Әкият» курчак театры актеры, балаларның яраткан дусты Юрий Чуктиев. «СалаваTik»лар проектында аның беренче генә катнашуы түгел. Хәтерләсәгез, «Шүрәле» җырын башкарганда да, Юрий абый Шүрәле ролен башкарган иде, декабрь аенда узган «Татарча чыршы бәйрәмендә» дә ул сабыйлар белән күңел ачты. Бала күңелле Юрий Чуктиевны киләчәктәдә «СалаваTik» видеоларында күрергә насыйп булсын. Ә нәни тамашачыларыбыз исә «Лап-лап» җырының сүзләрен, хәрәкәтләрен өйрәнеп, бик теләп башкарырлар дип ышанбыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 09:22Россиянең барлык фильмнарына билетлар өчен «Пушкин картасы» белән түләргә мөмкин булачак Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.300
-
28 май 2022 - 07:44Питрәчнең «Акчарлак» лагере яңа сезонын башлый Балалар өчен иң матур вакыт - каникуллар җитә. Алар өч ай рәхәтләнеп ял итәчәк.2600
-
27 май 2022 - 14:47Райково авылыннан Анатолий Ильинга «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды Бүләкне якташыбыз үзенең курсташы - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.17600
-
27 май 2022 - 13:25Роспотребнадзор: Республикада битлек режимын гамәлдән чыгару планлаштырылмый Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.18200
-
27 май 2022 - 11:30Питрәчтә Осипов урамы буенча 722 метр озынлыктагы тротуар төзелә Анда асфальт катлам булачак.20000
-
24 май 2022 - 11:46Питрәч районы яңалыклары
-
17 май 2022 - 14:37Питрәч районы яңалыклары
-
20 май 2022 - 10:15
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итәБезнең белән калыгыз - трендта булыгыз!140200
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.210700
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**313000
-
14 апрель 2022 - 07:32«Яз сулышын тоеп» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 8 гүзәл зат катнаша.203400
-
8 май 2022 - 10:38Бөек Җиңүнең 77 еллыгын Питрәч районыннан 8 ветеран каршылый Бүген безнең белән бергә тыныч күк йөзенә караучыларның сугышчан батырлыклары һәм данлыклы тормышы турында искә төшерик.146900
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле146900
-
18 апрель 2022 - 07:25Питрәч районына Казан табиблары килде Районда «Мобиль поликлиника» эшли. Ул тагылмалы автомобильдә урнашкан, анда пациентларны 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары кабул итә.146000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика