Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле күршебез Лидия Ильинична ПРОНИНАНЫ 50 яшьлек юбилее белән ихластан кайнар котлыйбыз.

26 июня 2019, 09:19

840

0

0

Кадерле күршебез Лидия Ильинична ПРОНИНАНЫ 50 яшьлек юбилее белән ихластан кайнар котлыйбыз.

Хөрмәтле күршебез, синең эшлекле сыйфатларың, җитәкчелек сәләтең, нык ихтыяр көчең, максатчанлыгың, үз-үзеңә таләпчәнлегең сиңа җаваплы эшеңдә юлдаш булып тора. Банк өлкәсендә озак еллар хезмәт куеп, булдыклылыгың, тырышлыгың белән кешеләр күңелендә соклану уятасың, эшеңне үрнәк башкарып, зур уңышларга ирешәсең. Һөнәри осталыгың һәм хезмәт сөючәнлегең югары бәяләнде, сиңа ПАО АК БАРС БАНКның атказанган хезмәткәре исеме бирелде. Бу югары бәя белән чын күңелдән котлыйбыз. Киң күңелле, дөньяның барлык асыл сыйфатларын сыйдырган олы йөрәкле, ачык йөзле, ярдәмчел, юмарт, гади, тәвәккәл, олыны – олы, кечене - кече итә белгән, туган җанлы игелекле кеше син. Сөекле ирең белән берсеннән-берсе акыллы, тырыш, уңган, мәрхәмәтле ике ул үстердегез. Бүгенге тормышыгыз бик матур, күркәм, гаиләгез үрнәк, сезнең уңышларга сөенәбез, сокланабыз һәм хөрмәт итәбез. Сиңа алдагы тормышыңда ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез, тигезлектә яшәп, гомереңнең һәр минуты куанычлы, бәхетле булсын. Киләчәктә дә шулай авырлыкларга бирешмичә, балаларыңның игелек-шәфкатен күреп, туганнарыңның ихтирамын тоеп, сөенечләрне бергә уртаклашып яшәргә язсын.
Шатлык белән, тулы бәхет белән,
Гөрләп үтсен алда гомерең.
Якты тормыш, яшәү матурлыгы,
Алып килсен сиңа һәр көнең.
Сине хөрмәт итеп Ильиннар гаиләсе.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса