«Әлбәдән» фестивале республика тарафыннан финанслаштырылачак
Җәмгыять

«Әлбәдән» фестивале республика тарафыннан финанслаштырылачак

Бу хакта проектның оештыру комитеты хәбәр итә

«Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивален Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады. Проектны ел саен республика бюджетыннан финанслауга программасына керттеләр.

Фестивальнең оештыру комитеты ТР Премьер-министры Алексей Песошинга, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Азат Сәфәровка, ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйровка һәм Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләймановка Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы тарихи хәтерне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Фестиваль командасы өчен бу хезмәтне тану һәм яңа үсеш дәрәҗәсе. Оештыручылар проектка ышанган һәркемгә рәхмәт белдерделәр һәм тиздән 2027 елда вакыйга датасын әйтергә вәгъдә иттеләр.