Питрәчтә яшь армиячеләр нормативлар тапшырды
Спорт

Питрәчтә яшь армиячеләр нормативлар тапшырды

Бу ярышлар гына түгел. Ә кырыс, әмма ныклыкка һәм дисциплинага гадел тикшерү.

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»
Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

“Мишә” спорт комплексы кыр лагере кебек гөрләп торды. Бирегә 14-16 яшьлек 140ка якын бала “Яшь армия нормативын” тапшырырга килгән. Бу ярышлар гына түгел. Ә кырыс, әмма ныклыкка һәм дисциплинага гадел тикшерү.

Киләчәккә юллама

Спорт комплексы базасында берьюлы берничә ярыш зонасы җәелдерелде. Ярышларның баш судьясы Сергей Максимов хезмәттәшләре белән бергә һәр этапның барышын җентекләп күзәтеп барды.

Хәрби бүлек: утлы әзерлек, Калашников автоматын сүтү һәм җыю, магазинны патроннар белән тутыру. Көч комплексы: идәннән күтәрелү, озынлыкка сикерү, пресс күнегүләре һәм алга иелү. Тактик медицина: вакытка жгут салу һәм яралыга беренче ярдәм күрсәтү. Саф әзерлеге: биредә мускул хәтере генә түгел, ә төзлек (выправка) һәм хәрби кыяфәт тә мөһим.

– Балалар мәктәпләрдә махсус белем һәм сайлап алу этабын үтә. Нәкъ менә шуңа күрә бирегә килгәндә алар коралны ничек тотарга һәм яраларны ничек бәйләргә кирәклеген яхшы беләләр инде, – дип билгеләп үтте Яшь армиянең район штабы башлыгы Евгений Агачев.

Аның сүзләренчә, мондый нормативлар – киләчәккә турыдан-туры юлланма: 18 яшьтә егет яки кыз армиягә бернәрсә белмәгән кеше булып түгел, ә чын профессионал булып килә.

Алгы сызыктанн – «Җиңү бездә булачак!»

Махсус хәрби операциядә катнашучы, ирекле Рифхат Усманов бу көннең махсус кунагы һәм егетләрне рухландыручы булды. Сугышларда авыр яралану алганнан соң, ул бүген бирегә Ватанны саклау юлына басачак яшүсмерләрне хупларга килгән.

– Мин балалар өчен, педагоглар өчен бик шат. Безгә анда, алгы сызыкта, балаларыбызның шулай менә дигән тормыш рәвеше алып баруын белгәндә, хәрби бурычыбызны үтәү күпкә җиңелрәк – һәм без моны онытмыйбыз. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек телим. Нинди генә очракта да сугышлар булмасын. Җиңү бездә булачак! – диде Рифхат Гайсә улы.

Аның сүзләре, шулай ук шәхси тормыш юлы (мәктәп елларындагы “Аҗаган” уеныннан алып полициядәге хезмәткә һәм махсус хәрби операциядә катнашуга кадәр) үсмерләр өчен иң яхшы мотивация булып тора.

Катнашучылар: тхэквондодан алып грек-рим көрәшенә кадәр

Яшь армиячеләр бүген – парад формасы гына түгел. Бу күпкырлы әзерлек һәм бик күп файдалы күнекмәләр. Оксана Блаченова (10 сыйныф, Ленино-Кокушкино мәктәбе) әле яңа гына атудан “9-10” балл.

ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇


спорт Сәламәт яшәү рәвеше