Безнең спортчылар бер генә очко җыйдылар.
«Пестрецы-2013» командасы (тренерлары Александр Евграфов һәм Константин Игнатьев) Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында чираттагы уеннарны уздырды. Бу юлы безнең хоккейчылар Түбән Камада җирле «Нефтехимик» командасы белән уйнадылар.
Беренче көнне безнең команда уенчысы Мәсгут Хаҗипов исәпне ачты, әмма ике алка керттереп, нәтиҗәдә 1:2 исәбе белән оттырдылар. Икенче көнне дә мәйданда тигез көрәш барды: матчның төп вакыты 3:3 исәбе белән тәмамланды (алкаларны питрәчлеләр Артем Вангаев, Наил Мифтахов һәм Даниил Сергеев кертте). Овертаймда боз хуҗалары хәлиткеч алка кертте һәм 4:3 исәбе белән җиңү яулады.
Нәтиҗәдә безнең хоккейчылар ике матчта бер генә очко җыйдылар.