Күн авылында яшәүче БАҺАУОВ Рифкать Галимҗан улының 16 февральдә 55 яшьлек юбилее.
Поздравления

Күн авылында яшәүче БАҺАУОВ Рифкать Галимҗан улының 16 февральдә 55 яшьлек юбилее.

Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, матур итеп яшә. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Иң изге теләкләр белән Рәүф – Ләйсән, Халисә апаң, Гөлия, Лилия.