Питрәчтә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез ГАЙСАРОВА Эльмира Равил кызын чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз!

Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез.
Кояш нурын сипкән чакта,
Тулып-ташып торсын бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Чынга ашсын хыял-өметең.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап узсын,
Кабул булсын һәрбер теләгең!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илшат, кызың Лилия, киявең Руслан, оныкларың Тимур һәм Артур. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.