Шәле авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез ИДРИСОВА Мөршидә Зиннәт кызын ихлас күңелдән 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Поздравления

Шәле авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез ИДРИСОВА Мөршидә Зиннәт кызын ихлас күңелдән 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Сине гомер бәйрәмең белән котлап, кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, озын-озак яшә!Әнкәй, диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була.
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге, матур теләкләр белән тормыш иптәшең Гомәр, улларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Рәзинә.