Татар Тау Иле авылында яшәүче кадерле әниебез һәм әбиебез Нурия Исламетдин кызы Гыйләҗеваны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Поздравления

Татар Тау Иле авылында яшәүче кадерле әниебез һәм әбиебез Нурия Исламетдин кызы Гыйләҗеваны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Кадерле әниебез! Безгә гомер бүләк иткәнең, күңел җылыңны биреп үстергәнең, барыбызны бергә туплап торганың өчен сиңа бик зур рәхмәт!

Син – безнең таянычыбыз, горурлыгыбыз һәм тормыштагы иң зур үрнәгебез. Үзебезне белгәннән бирле син һәрчак янәшәдә булдың.  Син кичерә дә, көтә дә, чын йөрәктән ярата да беләсең. Акыллы киңәшләрең, сабырлыгың, ана йөрәгенә генә хас ныклыгың өчен рәхмәт.

Тормыш юлыңның һәрчакта да җиңел булмавын да без яхшы беләбез. Әмма син барлык авырлыкларны да күңел матурлыгыңны югалтмыйча кичеп чыга белдең.

Гомер бәйрәмең күңелеңә якты нур, йортыбызга шатлык, йөрәгеңә тынычлык алып килсен. Күзләрең һәрчак сөенечтән балкысын, күңелең балаларыңның һәм оныкларыңның мәхәббәтенә, ихтирамына һәм игътибарына күмелсен. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, имин көннәр, бәрәкәтле тормыш телибез. Һәр туар таң сөенечләр алып килсен, һәр көнебез синең белән бергә узсын!

Сиңа чиксез мәхәббәт, тирән ихтирам һәм рәхмәт белән улларың Илнур, Рәсил, кызың Зөлфия, киявең Марат, киленең Гөлинә, оныкларың Рәдиф, Фәрит, Кәрим, Рамазан һәм Әсгать.