2019 елдан питрәчлеләрнең исендә нәрсә калачак?
Яңа 2020 ел белән без иң якты өметләребезне бәйлибез, ә узып барган 2019 елның барлык уңышсызлыкларын онытып, бары тик истәлекле, әһәмиятле вакыйгаларны гына истә калдырып озатабыз. Без питрәчлеләр 2019 елны ничек истә калдыруларын, безнең районда, шулай ук һәркайсыбызның тормышында нинди мөһим вакыйгалар булганын белергә булдык.